Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Таш уала, хәтер кала

18нче майда бөтен дөнья көнен билгеләп үтә. Шушы уңайдан без шәһәребездәге туган якны өйрәнү музее директоры га берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Светлана Александровна, сүз дә юк, музейларда-халык хәтере, тарихыбыз һәм мәдәниятебез ядкарьләре саклана. Алар өлкәннәргә дә, яшьләргә дә кызыклы. Шәһәребез музееның үз тарихы кайчан һәм ничек башланган соң? -Революциягә...

18нче майда бөтен дөнья көнен билгеләп үтә. Шушы уңайдан без шәһәребездәге туган якны өйрәнү музее директоры га берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Светлана Александровна, сүз дә юк, музейларда-халык хәтере, тарихыбыз һәм мәдәниятебез ядкарьләре саклана. Алар өлкәннәргә дә, яшьләргә дә кызыклы. Шәһәребез музееның үз тарихы кайчан һәм ничек башланган соң? -Революциягә кадәр Мамадыш өязе сәяси тоткыннарны сөргенгә җибәрә торган җир булган. Узган гасырның 20нче елларында шуларның икесе-Мирон Сотоцкий һәм Апполинариев шәһәребездә музей оештыру эшенә керешәләр. Алар экспонатлар җыялар, өлкән буын вәкилләренең истәлекләрен язып алалар. Яковлев белән Григорий Гуськов җәнлекләр карачкылары ясауда ярдәм итәләр. 1923нче елны хәзерге музей бинасында Татарстан Автономияле Республикасында беренче провинциаль музей ачыла. Ул "Табигать һәм фауна", "Этнография" бүлекләреннән тора. Аны 1959нчы елны ябалар. Бу вакытта музейда 1151 данә экспонат була. Алар мәктәпләргә таратыла, бер өлеше Казандагы дәүләт музеена җибәрелә. Ун ел да үтми, шәһәрдә яңадан музей ачу мәсьәләсе күтәрелә. Бүгенге музеебызга чын мәгънәсендә икенче гомер өрүче кеше - мәгариф ветераны Елизавета Андронова. Пионерлар йортының (хәзерге сәүдә рәтләре) икенче катында аңа кечкенәрәк кенә бер бүлмә бирәләр. Мамадышка шәһәр статусы бирүнең 200 еллыгы якынлашкач, аны олырак бинага күчерү мәсьәләсе күтәрелә. Музейга хәзерге бинабызның беренче каты бирелә. Юбилей көннәрендә ул ачыла. -Бүгенге туган якны өйрәнү музееның статусына, фондларына да тукталыйк инде. -Музеебыз бүген юридик зат статусына ия. Тулбайдагы Шәйхи Маннур, Кече Сондагы Яруллиннар, Тәкәнештәге туган як музейлары аның филиаллары булып исәпләнәләр. Фондында биш меңләп экспонат бар. Арада бик борынгылары да, тарихи шәхесләргә караганнары да, тарихи вакыйгалар белән бәйләнгәннәре дә, археологик экспедицияләр вакытында табылганнары да, халыктан язып алынган истәлекләр дә... бар. Музеебыз бинаның ике катына да урнашачак. Экспозицияләр тамырдан үзгәрәчәк. Алар белгечләр белән киңәшләшеп ясала. Барлык хезмәттәшләремне дә һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм! Үзенчәлекле һәм мәшәкатьле эшебездә зур уңышлар телим.

Әңгәмәдәш Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев