Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тарих битләре шаһит

Кичә, 30нчы августта, Татарстан Республикасы көнен билгеләп үттек. Төрле елларда районыбызда бу көнне нинди вакыйгалар булган соң? 1934нче ел. Катмыш авылындагы Сталин исемендәге колхоз районда беренчеләрдән булып уракны төгәлли һәм икмәк тапшыру заданиесен үти. 1936. Соколка сал агызу рейдында троцкистчы-зиновьевчы террористларга каршы митинг оештырыла. Анда 500 кеше катнаша. 1937. "Агробаза"...

Кичә, 30нчы августта, Татарстан Республикасы көнен билгеләп үттек. Төрле елларда районыбызда бу көнне нинди вакыйгалар булган соң? 1934нче ел. Катмыш авылындагы Сталин исемендәге колхоз районда беренчеләрдән булып уракны төгәлли һәм икмәк тапшыру заданиесен үти. 1936. Соколка сал агызу рейдында троцкистчы-зиновьевчы террористларга каршы митинг оештырыла. Анда 500 кеше катнаша. 1937. "Агробаза" совхозы комбайнчысы Костин (тракторчысы-Пономарев, штурвалчысы-Голяков) 20,6 гектар җир урып, нормасын 3 тапкыр арттырып үти. 1945. "Рассвет" колхозы хезмәт көннәренә беренче аванс итеп ашлык өләшә. Кавенский үз хезмәт көннәренә-140, А.Карпов-175, Сергиечев-200 килограмм икмәк алалар. 1947. Мәскәү шәһәренең 800 еллыгы хөрмәтенә районда ашлык тапшыру буенча удар ункөнлек игълан ителә. "Красная нива" артеле колхозчылары, кызыл олау оештырып, бер көндә 1300 пот ашлык озаталар. 1949. Мамадышта ВКП(б) райкомының бишенче пленумы уза. Көнүзәк мәсьәләләргә караган доклад белән райком секретаре Сибирев чыга. 1952. "Марс" колхозы хәзерләүләр складларына-34, Сталин исемендәге хуҗалык-21, "Красная Знамя"-12, "Новая жизнь"-10 центнер кишер, суган һәм кыяр тапшыралар. 1955. Сәүдә хезмәткәрләренең район киңәшмәсе уза. Райпотребсоюз рәисе Силих Вафин сәүдә эшендәге уңышлар, кимчелекләр турында доклад белән чыга. Фикер алышуда 13 кеше катнаша. 1963. "Кызыл флаг" колхозы шоферы К.Сәләхетдинов ашлык хәзерләү пунктына өч рейс икмәк китерә. Рейс саен 75-95 килограмм йөге колхозда үлчәгәннән артыграк чыга. 1964. Ямаш авылында Казан машиналар төзелеше заводының 16 кешелек агитбригадасы концерт куя. 1969. Кама леспромхозы эшчесе Александр Кудряшов планлаштырган 35 урынына 42 кубометр агач кисә. 1973. Мамадышта 100 номерлы автомат телефон станциясен монтажлау, Красная Горкага яңа линия сузу төгәлләнә. 1993. "Дружба" колхозында җитәкчеләр һәм белгечләр катнашында семинар-киңәшмә үткәрелә. Район хакимияте башлыгы, район Советы рәисе Илгизәр Ибраһимов уракны якын көннәрдә төгәлләргә чакыра.

Мәгълүматларны Минневәрис Мингалиев туплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев