Нократ

Тамган тирнең әҗере

Муниципаль районыбыз башлыгы тәкъдиме белән, узган елдан башлап һәр икътисади зона буенча ел дәвамында иң күп эш башкарган механизаторга район Сабан туенда 50шәр мең сум күләмендәге премия бирелә. Игътибарыгызга: быелгы җиңүчеләр. Николай Игънатьев Кирмән икътисади зонасының "Трудовик-орлык" агрофирмасы механизаторы. "Томан" агрегаты белән минераль ашламалар кертүдә дә, чәчүлекләрне химик һәм биологик...

Муниципаль районыбыз башлыгы тәкъдиме белән, узган елдан башлап һәр икътисади зона буенча ел дәвамында иң күп эш башкарган механизаторга район Сабан туенда 50шәр мең сум күләмендәге премия бирелә. Игътибарыгызга: быелгы җиңүчеләр.

Николай Игънатьев

Кирмән икътисади зонасының "Трудовик-орлык" агрофирмасы механизаторы. "Томан" агрегаты белән минераль ашламалар кертүдә дә, чәчүлекләрне химик һәм биологик препаратлар белән эшкәртүдә дә, "МТЗ-1221" тракторында - кыр эшләрендә дә, урак җиткәч - "Нива" комбайнында урып-җыю эшләрендә дә катнаша, кышкы айларда - техника ремонтында да катнаша. Былтыргы Сабан туеннан быелгысына кадәр 512 норма-смена эш башкарган.

Блиц-интервью

-Яраткан бәйрәмең нинди, Николай Васильевич? -Туган көн белән Сабантуй. Алар быел икесе дә бер көнгә туры килә - 8нче июньгә. -Кайсы Сабан туе күңелеңә якынрак, авылныкымы, районныкымы? -Район Сабан туе бик матур, карап туйгысыз. Авылга барыбер күңел тарта. Район Сабан туен карыйбыз да, Никифоровога кайтып китәбез. Туганнар, дуслар белән очрашып киләбез. -Техникада эшләү кайчан катлаулырак иде, Совет заманнарындамы, хәзерме? -Элек техника бик гади иде бит, хәзер - катлаулырак. 1988нче елда Никифоровода "ДТ-75" тракторында эшли башладым. Кабинасында утыргычы белән идарә рычагларыннан башка бер нәрсәсе юк иде. Хәзерге тракторларның кабиналары да җайлырак чыгарыла, кыш эшләү өчен җылыту системалары бар. Комбайннар да катлаулырак, әмма механизаторы өчен уңайлыклар тудырып эшләнгән.

Рамзил Кәримов

Шәдче икътисади зонасының "Нократ" агрофирмасы "Дружба" бүлекчәсе тракторчысы. 209нчы елдан тракторда, аңарчы төрле эшләрдә катнашкан. Әтисе Зәки ага да тракторчы булып эшләп пенсиягә чыккан. Кышкы айларда Көек Ерыкса фермасыннан тирес чыгара, кыр эшләре башлангач, чәчүгә, минераль ашламалар кертүгә чыга. Печән өстендә-сенаж массасы ташый, былтыр болында пресс-җыйгыч белән дә эшләгән, көз-силоска кукуруз ташыган. "МТЗ-1221" тракторы белән 465 норма-смена эш башкарган. Блиц-интервью -Чәчү вакытында көнгә ничә литр солярка китә? -100-120 литр ягулык тоткан көннәр дә булды. Иртәнге 7дә басуда идек инде. Кичке 8ләргә кадәр эшләдек. Алып чыккан орлык беткәнче кайтып китмәдек. Фермадан тирес чыгарганда 3 көнгә 75 литр салалар иде. -Бүген сезнең һөнәр дәрәҗәле түгел, диючегә нәрсә дип әйтер идегез? -Минем үзем өчен әйбәт һөнәр. Яратып эшлиме. Төрле эшләрдә эшләп карарга туры килгәне булды бит инде. Авыл җире киләчәктә дә механизаторларсыз булмаячак. Кайда без юк, шунда - рәхәт инде. -Хезмәт Герое дигән исемнең кире кайтарылуына ничек карыйсыз? -Эшләгән кешегә бирергә кирәк. Аны иң лаеклылар гына ала. Быел авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында бүләкләгәннәр иде. Бик күңелле булды.

Җитәкче фикере Мулланур Миннәхмәтов, "Дружба" бүлекчәсе башкарма директоры

-Рамзил эшкә бик каты. Кайда кушсаң да каршы килми. Төнге 11ләрдә-12ләрдә дә эшкә чыгып китәргә мөмкин.

Котдүс Кашапов

Усали зонасының "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятеннән. 1970нче елдан бирле тракторда. Киләсе елда пенсиягә чыга. Кыш-фермада "ДеЛаВаль" белән азык тарата. Яз чәчкечләргә орлык төяп торган. Бәрәңге утырта, аларның рәт араларын эшкәртеп, көз җиткәч казып ала. Печән, салам пресслый. ВДНХның бронза медале белән бүләкләнгән. "МТЗ-80" тракторында 403 норма-смена эш башкарган.

Реклама

Блиц-интервью

-Оныкларыгызның механизатор булуын теләр идегезме?

-Механизатор эше авылда гомер-гомергә кирәк булачак. Бер малаем автомеханик булып эшли. Оныкларның берәрсе авылда яшәргә теләсә, бик шат булыр идем.

-Уңышыгызга хезмәттәшләрегез ничек карый, лидерлык өчен көрәш бардымы?

-Беребезнең дә беренче урынга чыгыйм, дип эшләгәне юктыр.

Бер-беребезнең һәр уңышына сөенәбез. Кирәк булса, булышабыз. Шатлыгымны беренче Камил Сәхапов уртаклашты. Ул да бөтен гомерен техника багышлаган кеше.

-Башка районнардагы хезмәттәшләрегез белән аралашканыгыз бармы? Башка төрле кызыксындыру чаралары турында ишеткәнегез юкмы? -Казанга, Чаллыга барганда берәр кеше белән сөйләшеп китсәң, механизаторлар да очрый. Аларның ничек эшләгәннәре белән кызыксынмыйча калмыйм. Күпме хезмәт хакы түләүләре белән кызыксынасың. Эшләгәнне күрә белүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк. Кызыксындыру чараларына килгәндә, башкаларда артык яңа нәрсәләр юктыр. Премия, грамоталар, бозаулар бирү - барысы да кирәк. Элегрәк ял йортларына, санаторияләргә путевкалар бирәләр иде, балаларны җәйге лагерьларга җибәрделәр. Җитәкчедән мактау сүзе ишетсәң дә, кеше янында матур.

Хезмәттәше фикере Камил Сәхапов, механизатор

-Котдүс намус белән эшли торган кеше. Печән пресслаганда, рулоннары бик тыгыз була. Шомартып кына йөри торган кеше түгел. Бер пресс-җыйгычы белән синче елын эшли инде. Шуның белән Киров өлкәсенә дә барып кайткан иде.

Зөлфәт Әгъзамов Тәкәнеш икътисади зонасы җиңүчесе

Зөлфәт Әгъзамов "Тәкәнеш" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсеннән. Кыш көне фермада сенаж, силос төяп тора, язгы кыр эшләре вакытында орлык, ашлама төяп җибәрә. Техника тирәсендә 8 яшеннән. Мәктәптә укыган чагында ук әтисе Раиф агада комбайнчы ярдәмчесе булып йөри. Урта мәктәп тәмамлауга үзе кыр корабы штурвалы артына утыра. Армиядән кайткач, иске "Белорусь" тракторын җыеп утыра. Ул һаман да йөри әле. Ә бүген эшли торган "МТЗ-82,6" тракторына дүрт ел элек утырган булган. Караштырып йөргәч, зур ремонтка кергәне юк. 370,5 норма-смена эш башкарган. Блиц-интервью -Кечкенә чактан кем булырга хыялланган идегез? -Кечкенә чакта ук әти белән йөргәч, комбайнчы булырмын, дигән идем. Армиядән кайткач, тракторчылыкка һәм шоферлыкка укыдым. -Авыл хуҗалыгында иң авыры нәрсә, дип уйлыйсың? -Авыл өчен иң авыры - җәйге корылык. Башкасына түзәргә була. Элек узган гасырның 21нче елындагы корылыкны искә алалар иде. Безнең буынга да күрергә туры килде аны. Печәнне, ашлыкны киров өлкәсенә барып әзерләдек. Үземнең чапкыч булгач, урман кырыйларыннан да чабып алып кайттым. Мамадыштагы кодалар да бер "КамАЗ" печән бирделәр. Барыбер сигез рулон сатып алырга туры килде. -Ел дәвамында хезмәт хакы канәгатьләндерәме? -Кыш көне фермада эшләгәч, хезмәт хакым нормаль чыгып бара. Билгеле, яз көне ике эштә эшләгәч, күбрәк алам. Өйдә ике сыер, ике тана тотабыз. Шушы араларда гына тагын ике бозау сатып алдык. Авылда иренмәгән кеше акчаны сөт, ит белән дә кертә ала.

Илфат Габделбәров

Кирмән зонасы җиңүчесе ул. "АПК "Азык-төлек программасы" комплексында "МТЗ-82" тракторы белән рулоннар төяп тора. Язгы чәчүдә ашлама керткән. Төнге 9ларга-10нарга кадәр басуда булган ул. Җор телле, уен-көлке сөйләшергә дә ярата. Блиц-интервью -Ничек уйлыйсыз, иң катлаулы һөнәр нинди? -Бер генә һөнәр дә ансат түгел. Бөтенесе-катлаулы. Шофер да булдым, урманчы да, тракторчы да. Себердә дә эшләп кайттым. Кем генә булсаң да, үз эшеңне җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Урманчы яшь үсентеләр арасын чапмаса, агачларны сирәкләмәсә, агачлар үсмәячәк. Печәнне дә вакытында җыеп ала белергә кирәк бит. Яшь булса, витамины җитми, картайса-коры таякка кала. -Кыр эшләре вакытында өйгә соң гына кайтуыгызга хатыныгыз ничек карый? -Өйдә эшләргә вакытың калмый, дип әйткәне юк. Ул фермада сыер сауган иде. Хәзер өченче бала белән декрет ялында. -Елның кайсы вакытлары-иң яратканы? -Бөтенесе дә үзенә күрә әйбәт. Бер танышым шаяртып: "Җәй көне укытучы, кыш-көтүче булсаң иде,"-ди торган иде. Туган көнне генә яратмыйм, чөнки бер елга картайта.

Материалларны Минневәрис Мингалиев әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: