Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табигать тә елап озатты

Коллективыбызда егерме елдан артык эшләп, үзеннән соң матур истәлекләр калдырган легендар фотохәбәрчебез Самат Әхмәтов белән хушлаштык. Күмәк хуҗалыклардан, предприятиеләрдән: "Безгә Самат абый кирәк,"-дип, алдынгыларын фоторәсемгә төшерү өчен, үзләре чакырып китерәләр, килеп тә алалар иде аны. Халык арасында да дәрәҗәсе югары булды. Кечкенә генә гәүдәле, бөтерчек кебек фотохәбәрчебез бөтен җиргә өлгерә...

Коллективыбызда егерме елдан артык эшләп, үзеннән соң матур истәлекләр калдырган легендар фотохәбәрчебез Самат Әхмәтов белән хушлаштык. Күмәк хуҗалыклардан, предприятиеләрдән: "Безгә Самат абый кирәк,"-дип, алдынгыларын фоторәсемгә төшерү өчен, үзләре чакырып китерәләр, килеп тә алалар иде аны. Халык арасында да дәрәҗәсе югары булды. Кечкенә генә гәүдәле, бөтерчек кебек фотохәбәрчебез бөтен җиргә өлгерә иде. Рәсемдә яхшы күренсен, кеше сокланырлык булсын дип, Җөри авылында бер сыер савучы хатынга өендә дүрт күлмәк алыштыртканы да булды. Әйе, үз эшенә бик таләпчән иде. Ул заманнарда бит фотографларның эшләре җиңелдән түгел иде. Фотопленканы башта ачыкландырасың (проявить), кабат кәгазьгә чыгарасың. Болар барысы да караңгыда, кызыл ут яктысында эшләнде. Кабат фоторәсемне Казанга цинкографиягә җибәреп клише (рәсемнең цинк калайдагы сурәте) ясатасың. Бик мөһим вакыйгалар узганда һәм рәсемнәрен ашыгыч газетага бирергә кирәк булганда, Казанга үзе чыгып китә иде. Ә анда Татарстанның кырык районы фотохәбәрчесе дә синең кебек ашыгыч заказ белән килеп җиткән. Әмма Самат Шаһиевич "клишеләрне" вакытында алып кайтып җиткерә иде. Фотопленкаларны да кибеттән алып азапланмады, Казанның "Тасма" предприятиесенә үзе барып, олы төргәкләре белән алып кайта иде. Бүген дә районыбызның күп гаиләсендә ул төшергән фоторәсемнәр күп саклана торгандыр әле. Унҗиде яшеннән хәрби хезмәткә алынып, Көнбатыш Украинада фашист бандаларына каршы сугышчан операцияләрдә катнашкан эчкерсез күңелле ветераныбыз редакциябездә җитмеш яшенә кадәр эшләде. Эштән киткәч тә коллектив белән элемтәсен өзмәде. Урамга чыккан арада да кереп хәлебезне белешеп чыгарга өлгерә иде. Балачагындагы авырлыклар, сугыш еллары эзсез узмый шул, тиктормас җанлы Самат Әхмәтовны да инсульт дигән рәхимсез авыру аяктан екты. Җәмәгатен соңгы юлга озатканнан соң да, аның туганнары ташламадылар җизнәләрен. Кадер-хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт аларга. Ветераныбыз Самат Әхмәтовны якшәмбе көнне Югары Яке зиратында гүргә иңдергәндә яңгыр да сибәли башлады. Изге күңелле кеше булгансың икән, яткан туфракларың җиңел булсын, Самат абый! "ТАТМЕДИА" ААҖнең "Нократ" матбугат-мәгълүмат филиалы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X