Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәйлән – “Илһам“ җиңүчесе

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, "Илһам" яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе һәм җиңүчеләрне премияләр белән бүләкләү тантанасы узды. Үзенең чыгышында Энгель Фәттахов яшьләрне иҗат эшенә тарту, бүгенге көн язучыларыбызга лаеклы алмаш булырлык укучыларның иҗади сәләтен үстерү...

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, "Илһам" яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе һәм җиңүчеләрне премияләр белән бүләкләү тантанасы узды. Үзенең чыгышында Энгель Фәттахов яшьләрне иҗат эшенә тарту, бүгенге көн язучыларыбызга лаеклы алмаш булырлык укучыларның иҗади сәләтен үстерү иң элек татар теле һәм әдәбияты укытучыларының җилкәсенә төшүен ассысыклап үтте. "Илһам" бәйгесендә 722 иҗади эш белән 715 яшь язучы катнашкан. Алар арасында шигырьләр, проза һәм драма әсәрләре бар. Әлеге номинацияләр буенча 1, 2, 3нче урын алган җиңүчеләрне аерым билгеләделәр. "Илһам" яшь язучылар бәйгесе йомгаклау чарасының бер өлеше Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үтте, биредә лауреатларны бүләкләү тантанасы булды. Шулай ук, көн дәвамында яшь язучылар өчен әдәби остаханәләр, атаклы язучылар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, шәһәр буйлап экскурсияләр үткәрелде. Безнең район мәктәпләреннән 12 укучы йомгаклау тантанасына чакырылган иде. 2нче санлы лицейның 11нче сыйныфы укучысы Сәйлән Сафина (җитәкчесе Лениза Минхузиевна Фазлиева) 2 дәрәҗәле диплом һәм акчалата бүләккә лаек булды,"-дип хәбәр итә район мәгариф бүлеге методисты Миләүшә Сәләхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев