Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыйфат һәм тизлек кирәк

Республикабызда йортларны төзекләндерү, мәктәпләрдә, клубларда һәм фельдшер-акушерлык пунктларында капиталь ремонт ясау буенча тормышка ашырылучы программалар уңай нәтиҗәләр бирә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә көнне видеоконференция режимында узган киңәшмәдә әнә шундый фикерен җиткерде. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин кайбер күпфатирлы йортларга кадастр паспортларының дөрес ясалмавын, ә бу...

Республикабызда йортларны төзекләндерү, мәктәпләрдә, клубларда һәм фельдшер-акушерлык пунктларында капиталь ремонт ясау буенча тормышка ашырылучы программалар уңай нәтиҗәләр бирә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә көнне видеоконференция режимында узган киңәшмәдә әнә шундый фикерен җиткерде. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин кайбер күпфатирлы йортларга кадастр паспортларының дөрес ясалмавын, ә бу федераль закон таләбе булуын искәртте. Нәтиҗәдә, бу муниципалитетлар киләсе ел программасына эләгә алмый калырга мөмкин. Видеоконференциядән соң оешма-предприятиеләр җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов та бу юнәлештәге эшләрне кыска вакыт эчендә җайга салырга чакырды. Киләсе елга кайсы йортларда капиталь төзекләндерү үтәчәген хәзердән үк хәл итәргә кирәк. Бүгенгә районыбызда 19 ФАПта ремонт төгәлләнде, Усали белән Түбән Тәкәнеш участок амбулаторияләрендә эшләр тәмамлану алдында. Төзелеш оешмаларының йортларны сафка бастыруны да тизләтүләре сорала. Шунда ук яңа объектларда су, канализация линияләре сузу мәсьәләләре дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев