Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыра сатасыңмы? Кагыйдәне бозма

Агымдагы елның 1нче июленнән сыра сату кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертелде. Яңалыклар турында хәбәрчебез ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органының әйдәүче белгеч-эксперты Ринат Шакиров белән сөйләште. -Узган ел гамәлгә кертелгән федераль закон сыра сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә үз бизнесларына мөнәсәбәтләрен барлап чыгарга шактый гына вакыт бирде. Киләсе елның 1нче...

Агымдагы елның 1нче июленнән сыра сату кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертелде. Яңалыклар турында хәбәрчебез ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органының әйдәүче белгеч-эксперты Ринат Шакиров белән сөйләште. -Узган ел гамәлгә кертелгән федераль закон сыра сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә үз бизнесларына мөнәсәбәтләрен барлап чыгарга шактый гына вакыт бирде. Киләсе елның 1нче гыйнварыннан сыра һәм сыра эчемлекләрен стационар булмаган сәүдә объектларында сату тыелачак. Шул рәвешле, киоскларда әлеге төр продукцияне реализацияләү мөмкинлеге бетерелә. 2012 елның 1нче июленнән сыра нигезендә җитештерелгән барлык эчемлекләр дә алкогольле продукция категориясенә кертелде. Шул көннән башлап, алкогольле продукциягә карата билгеләнгән барлык чикләүләр дә сырага карата да кулланыла. Ягъни, 22.00 сәгатьтән иртәнге унга кадәр сыра сату да тыела. Катылыгы 5 проценттан ким булган эчемлекләр генә искәрмә булып кала. Аз алкогольле сыраларга карата барлык чикләүләр 2013 елның 1нче гыйнварыннан кулланыла башлаячак. -Әлеге эчемлекне төнге сәгатьләрдә сатуны тыюның тагын нинди уңай якларын билгеләр идегез? -Кызганычка каршы, хәзер мәктәп укучылары арасында да спиртлы эчемлекләр кулланучылар бик күп. Шуңа күрә киләсе ел башыннан алкогольне киоскларда (алар хәзер бөтенләй контрольдә тотылмый) сатуны тыю бик яхшы булачак. -Балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлекләр сатучыга нинди җәза билгеләнә? -Балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сатуны булдырмау юнәлешендә Федераль Закон үз көченә керде. Аның нигезендә мондый сатуны тыю буенча өстәмә чаралар билгеләнде. РФ Җинаять кодексына 151.1нче "Балигъ булмаганнарга алкогольле продукцияне берәмләп сату" маддәсе кертелде. Балаларга андый эчемлек сатуда сатучының беренче генә гаепләнүе түгел икән, хәзер аңа 80 мең сумга кадәр штраф яки бер елга кадәр төзәтү эшләре билгеләнә. Ә сатучының гамәлендә җинаятьчелек алымнары чагылмаганда, ул административ штрафка тартыла. Аерым гражданга ул-3000-5000, җаваплы затларга-10000-20000, юридик затларга 80000-100000 сум күләмендә билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев