Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыерлар урамга карый

Халык сөтне сыр-май комбинаты эшмәкәрләренә күбрәк тапшыра башлады. Узган елның өч аенда районыбыздагы шәхси хуҗалыклардан сыр-май комбинатына 710,272 тонна сөт җыелган булган. Быел бу күрсәткеч 835,853 тоннага җитте. Үсеш - 118 процент. Зөлфинә Әкъбәрова исә сөт җыюны 158, Елизавета Капитова - 132, Марат Заһидуллин - 122, Рөстәм Ямалеев - 114...

Халык сөтне сыр-май комбинаты эшмәкәрләренә күбрәк тапшыра башлады.
Узган елның өч аенда районыбыздагы шәхси хуҗалыклардан сыр-май комбинатына 710,272 тонна сөт җыелган булган. Быел бу күрсәткеч 835,853 тоннага җитте. Үсеш - 118 процент. Зөлфинә Әкъбәрова исә сөт җыюны 158, Елизавета Капитова - 132, Марат Заһидуллин - 122, Рөстәм Ямалеев - 114 процентка арттырдылар. Фәрит Ситдыйков һәм Фирдәвес Шакирова, киресенчә, киметкәннәр. Былтыр гыйнвар-март айларында бер литр сөт уртача 11 сумнан кабул ителгән булса, быел 19 сум 56 тиен хисапланган. Иң югары майлылыктагы продукцияне Резеда Дәүләтшина, Фирдәвес Шакирова, Фәрит Ситдыйков, Александра 6 Миннеханова, Баймөхәммәт Бинков китерәләр. Быелның өч аенда Баймөхәммәт Бинков тапшырган сөтнең бер килограммына уртача 20 сум 2 тиен, Александра Миннехановага - 19 сум 77 тиен, Зөлфинә Әкъбәровага - 19 сум 64 тиен хисапланган. Рөстәм Ямалеевка 18 сум 27 тиен белән генә канәгатьләнергә туры килә. Сөт бәясе аның сыйфатына да, тыгызлыгына да, аксым микъдарына да, майлылыгына да бәйләнгән. Механик пычрану - яхшылап сөзмичә тапшыру да аның сыйфатын төшерә. Хәзер халыкта да сыерлар күпләп бозаулый торган вакыт. Малларны көтүдә йөртә башларга вакыт җитә. Сөт тә артачак. Димәк, халыкның акча кереме дә күтәреләчәк. Аның сыйфат ягын да кайгыртырга онытмаска иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев