Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәяф ага

Болын чәчәкләре Бүләк итәм сиңа Болын чәчәкләрен, Гади булсалар да, матурлар. Күз нурымны кушып, Бөреләрең бирәм Күңелеңдә чәчәк атырлар. Күкләр зәңгәрлеген Таҗларыңа җыеп, Алсу таң нурында коенып... Җанны сөендереп Серле елмаялар Җиһан куенына сыенып. Әгәр шагыйрь булсаң, Гүзәллекне танып Йөрәгеңә алып иркәлә! Шул чак күңелемнән Таң чыклары катнаш Шигырь туар...

Болын чәчәкләре
Бүләк итәм сиңа
Болын чәчәкләрен,
Гади булсалар да, матурлар.
Күз нурымны кушып,
Бөреләрең бирәм
Күңелеңдә чәчәк атырлар.
Күкләр зәңгәрлеген
Таҗларыңа җыеп,
Алсу таң нурында коенып...
Җанны сөендереп
Серле елмаялар
Җиһан куенына сыенып.
Әгәр шагыйрь булсаң,
Гүзәллекне танып
Йөрәгеңә алып иркәлә!
Шул чак күңелемнән
Таң чыклары катнаш
Шигырь туар һәрбер иртәдә.
Тормыш -елга
Тормыш дигән елга
Шаулап-гөрләп ага,
Күңел ярларына
дулкын кага,
Алда ниләр булыр
Алда өмет яна,
Яңа гына туды бер бала.
Безнең уй-теләкләр
Чынга ашсын өчен,
Килер буыннарда өметем.
Эшләр күп булса да,
Вакыт күп калмады
Калды бары тик бер чеметем
Тормыш елгасының
Дулкыннарын кичәм,
Каршы як яр көтә үзенә.
Бары теләк кирәк
Җиңеп чыгыйм дисәң,
Авыр мизгелләргә түзелә
Тормыш елгасында
Көч һәм сабырлыкка
Сынау үтеп түзә беләгем...
Колач салып йөзеп
Туктамаса иде йөрәгем,
Түзәр кебек әле йөрәгем.
СӘЯФ ШӘЙХИ
PS. Сәяф ага исән булса, аңа шушы араларда 73 яшь тулган булыр иде. Редакциябездә каләмдәшебезне искә алу кичәсе узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев