Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сулыш җиңел, яшәү рәхәт булсын өчен

Төбәгебезнең төп байлыкларыннан берсе-урманнар. Урманчыларны чыннан да иң игелекле һөнәр ияләре дип атарга була, чөнки алар Җирдә сулыш җиңел, яшәү рәхәт булсын өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр. Ә безнең муниципаль районда бу өлкәдә хәлләр ничегрәк? Сорауларга "Мамадыш урманчылыгы" дәүләт казначылык учреждениесе җитәкчесе-урманчысы Дамир Хәсәнов җавап бирә. -Дәүләт урман фондындагы...

Төбәгебезнең төп байлыкларыннан берсе-урманнар. Урманчыларны чыннан да иң игелекле һөнәр ияләре дип атарга була, чөнки алар Җирдә сулыш җиңел, яшәү рәхәт булсын өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр. Ә безнең муниципаль районда бу өлкәдә хәлләр ничегрәк? Сорауларга "Мамадыш урманчылыгы" дәүләт казначылык учреждениесе җитәкчесе-урманчысы Дамир Хәсәнов җавап бирә. -Дәүләт урман фондындагы урманнарыбыз бездәге 46276 плюс Кукмара районындагы 1496 гектарны да керткән мәйданны били. Быел чокыр-чакырларга 7 гектарда үсентеләр утыртылды. Контрольлек итүче орган буларак, без урманнарны, питомникларда үстерелгән кәлшәләрне саклау буенча киң кырлы эшчәнлек алып барабыз. Чыршы, нарат, имән, каен кәлшәләре 10 гектарда үстерелә. -Әлеге матурлыкны кемнәр саклый? -Участок урманчылары, мастерлар, инспекторлар-бер сүз белән әйткәндә, коллектив. Кем соң ул урманчы диярсез. Беренче карашка ул күпләргә урманда каңгырып, күзәтеп йөрүче генә сыман тоела. Ә бит алар- урманнарның иминлеген, сәламәтлеген кайгыртучылар, саклык чаралары күрүчеләр. Урманны янгыннардан саклау гына да-зур эш фронты. Халык белән элемтәгә керергә, янгынга каршы тулы чаралар күрергә кирәк. Урманчылык-урманнар белән турыдан-туры эшләүче бердәнбер даирә. Ә агач дошманнары йокламый! Урманчының вазыйфасына аларның "сәламәтлеген" кайгырту, зыян салучыларны, авыруларны үзвакытында күреп алып, патологик тикшерүләр үткәрү, химик маддәләр белән эшкәртү, коры ботакларны кисү, урманнарда яхшы атмосфера саклау керә. 2011нче елгы корылыктан соң һәм быел да ылыслы һәм яфраклы агачларның күпләп коруын күрәсездер. Алар авып янәшәләрендәге яшь үсентеләрне дә харап итәләр. Кызганычка каршы, урман белән һөнәри югарылыкта шөгыльләнүчеләр әзәя бара. Шуңа күрә, бу өлкәгә яшьләрне тарту мөһим. Без Олыяз мәктәп урманчылыгына зур өметләр баглыйбыз-алар безнең беренче ярдәмчеләр. -Районыбызның урман хуҗалыгының киләчәген ничегрәк күзаллыйсыз? -Тиешле җиһазлар һәм техника белән коралланган белемле урманчылар күбрәк булса, табигать могҗизасы-урманнарны саклауга карата халыкның аң дәрәҗәсе үссә, без үз бурычыбызны үтәлгән дип саный алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев