Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәламәтлек җылы кулларда

Районның медицина хезмәткәрләре былтыргы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. Әлеге чара Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Залалдинов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашында узды. Сәламәтлек саклау тармагында баручы эшләргә, үзгәрешләргә багышланган доклад белән баш табиб Дамир Хаҗиев чыкты. ЧЫгышының башында ук ул районыбызда уртача гомер озынлыгының 75,8 яшькә җитүен...

Районның медицина хезмәткәрләре былтыргы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар.

Әлеге чара Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Залалдинов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашында узды. Сәламәтлек саклау тармагында баручы эшләргә, үзгәрешләргә багышланган доклад белән баш табиб Дамир Хаҗиев чыкты. ЧЫгышының башында ук ул районыбызда уртача гомер озынлыгының 75,8 яшькә җитүен әйтеп узды. Узган ел районыбыз буенча вафат булган кешеләрнең 85 проценты-пенсия яшендәгеләр булган. Хезмәт яшендәге халыкның үлеме кимегән. Персоналның квалификациясен күтәрү, җаһазлар белән тәэмин ителешнең яхшыра баруы, дәвалау алымнарының камилләшә баруы, вакытында диагнозар куелу, республикада травматология, кан тамырлары буенча үзәкләр оештырылу нәтиҗәсендә, йөрәк-кан тамырлары, онкология, җәрәхәтләрдән һәм тышкы тәэсирләрдән үлү очракларының кимүенә китергән.

Илнар Хафизов та район сәламәтлек саклау тармагында баручы матур үзгәрешләргә сөенүен белдерде. Медицина хезмәте күрсәтүчеләрнең иң яхшыларына район җитәкчелегенең Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырып узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев