Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Скутерлар сезон ачты

Яз җитү белән шәһәр урамнарында скутерлар, велосипедларда йөрүче һәм юл йөрү кагыйдбләренә битараф балалар пәйда була. Шуның нәтиҗәсендә аларны кисәтү, фаҗигаләрне булдырмау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләренә дә эш арта. Рамил Шиһапов, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда буенча инспекторы: -Бүгенге яшүсмерләр аяк көченә корылган велосипедларга караганда моторлы скутерларга, мопедларга өстенлек бирәләр....

Яз җитү белән шәһәр урамнарында скутерлар, велосипедларда йөрүче һәм юл йөрү кагыйдбләренә битараф балалар пәйда була. Шуның нәтиҗәсендә аларны кисәтү, фаҗигаләрне булдырмау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләренә дә эш арта.

Рамил Шиһапов, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда буенча инспекторы:

-Бүгенге яшүсмерләр аяк көченә корылган велосипедларга караганда моторлы скутерларга, мопедларга өстенлек бирәләр. Соңгы ике елда гына да аларда җилдән җитез җилдерүчеләр саны бермә-бер артты. Беренче чиратта, балигъ булмаган велосипедчылар, скутерчылар, җәяүлеләр юл-транспорт фаҗигасенә сәбәпче булалар. Әле күптән түгел генә шәһәрдә балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булды. Өлкәннәр каравыннан урамда калдырылган алты яшьлек бала дусты белән юлга якын урында уйныйлар. Ул тиешле булмаган урынга йөгереп чыга һәм аны узып баручы машина бәрдерә. Нәтиҗәдә бала тән җәрәхәтләре ала, аны район үзәк хастаханәсенә алып барырга туры килә. -Еш кына 16 яше тулмаган малайлар да скутерга утырып юлларга чыгалар. Кагыйдәләрне белмәгәнлектән, авария ситуацияләре тудыралар. Бер скутерга икешәрләп, өчәрләп атланып йөрүчеләренә дә тап булабыз. -Тагын бер мисал. 16 яше тулмаган бер яшүсмер шлемсыз скутер белән идарә итә. Тизлекне дөрес сайламау аркасында Галактионов һәм Домолазов урамнары кисешкән урында идарәне югалта һәм юл кырыендагы бетон чикләүләргә килеп бәрелә. Йөзе зыян күргән һәм борыны сынган малайга да хастаханә табибларының ярдәме кирәк була. -Нинди дә булса административ чаралар карлагандыр бит скутерларда, мопедларда йөрүчеләргә карата? Аңа атланганчы балага ничә яшь тулырга тиеш? -Двигатель күләме 50 куб.см.га кадәр скутерларны ЮХИДИда теркәргә дә кирәк түгел, аның белән идарә итү өчен таныклык та таләп ителми. ОСАГО полисы да алып торасы юк. Әмма ул бик куркыныч "уенчык". Аның белән идарә итүнең үз тәртипләре бар. Беренчедән үсмергә 16 яшь тулган булырга тиеш. Скутерга бары тик мотошлем киеп утырырга кирәк. Паспорт белән скутер документларын үзең белән йөртү зарур. Әгәр тиешле документларсыз скутер белән идарә итүче тоткарланса, скутер штраф тукталышка ябыла. Скутер йөртүчегә 16 яшь тулмаган булса, аңа төзелгән материаллар балигъ булмаганнар эше буенча инспекторга тапшырыла. Ул үз чиратында үсмернең ата-анасына карата административ беркетмә төзи. -Югарыда телгә алынган транспорт чараларын балаларының "капризлары" алдында көчсезлекләрен күрсәтеп алган ата-аналарга нинди теләкләрегез бар? -Дәүләт автомобиль инспекциясе ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. Ә бала гомереннән кыйммәтрәк, кадерлерәк бер нәрсә юк. Әти-әниләрнең игътибарын аеруча мототранспортта имин йөрүгә юнәлдерәсе килә. Баланың үзенә әйбер бүләк итүен соравына юл куеп, мәсәлән, скутер сатып алып, бу аның үлеменә китерергә мөмкин бит дип уйлагыз. Үсмерләр юл ситуациясен дөрес бәяли, хәрәкәтне игътибар белән күзәтә белми. 16 яше тулмаган яшьләрнең республика һәм федераль юлларга, гомум кулланылыштагы урыннарга чыгарга хокуклары юк. Хөрмәтле әти-әниләр! Кыйммәтле мотоуенчык сатып алганчы, яхшылап уйланырга кирәк.

Николай Михайлов әңгәмәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев