Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сират күпере

Безнең Түбән Ушма авылы район үзәгенә иң якын һәм иң зур авыллардан санала. Советлар чорында "Кызыл флаг" колхозы алдынгылар рәтендә йөрде, республика күләмендәге семинарлар бездә үткәрелде. Хәзерге вакытта да ул үзенең төсен ташламый. Авыл халкы яңадан-яңа йортлар сала, мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы, кибетләр эшләп тора. Соңгы вакытта барлык уңайлыклары...

Безнең Түбән Ушма авылы район үзәгенә иң якын һәм иң зур авыллардан санала. Советлар чорында "Кызыл флаг" колхозы алдынгылар рәтендә йөрде, республика күләмендәге семинарлар бездә үткәрелде. Хәзерге вакытта да ул үзенең төсен ташламый. Авыл халкы яңадан-яңа йортлар сала, мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы, кибетләр эшләп тора. Соңгы вакытта барлык уңайлыклары булган спорт комплексы сафка басты. Анда республика, район масштабында ярышлар уздырыла. Чит районнардан кунаклар күп килә. Алар авылга кергәндә юлда, тау башында туктап калалар. Чөнки юл икегә аерыла. Уңга киткәне-асфальт салынган киң юл элекке ферма территориясенә алып бара, ә турыга киткән юл-авылга. Кунаклар бу юлга керергә куркып торалар, чөнки кайсы кырыеннан китәргә белмисең. Тирән-тирән чокырлар, машинаңның күчәре сынарга, яки картеры тишелергә мөмкин. Акрын гына үрне төшүгә каршыда күпер тора. Монысы да проблема, чөнки яз-көз, яңгыр вакытында аның өстендә зур күл хасил була. Тәбәнәк машиналарның эченә су керергә мөмкин, әйләнеп узу өчен урын юк. Шоферлар бу күперне "Сират күпере" дип йөриләр. Алга таба авыл эчендә асфальт юл китә китүен, ләкин авыл беткәнче бармый. Әйтеп кителгән шушы юл участогы күп булса 200 метр булыр, шуны ремонтлау турында уйлаучы юк. Мамадыш белән Ушма арасы машина күп йөри торган участок һәм кунакларның да төрлесе килә. Түбән Ушма белән Югары Ушма арасында Хафизовка авылы урнашкан. Бу авыл Түбән Ушмадан аерылып чыга, "Кызыл флаг" колхозы вакытында анда зур ферма бар иде, мәктәп, клуб, кибет эшләп торды. 35ләп хуҗалыгы булган бу авыл Түбән Ушма авыл Советына карый. Халык барлык документлаштыру эшләре белән Түбән Ушмага йөри, авылда медпункт булмау сәбәпле халык Ушмага төшә, медицина хезмәткәрләре көн аралаш үзләре менә. Хафизовкада башлангыч мәктәп ябылгач, укучылар Ушмага төшә. Быел җәй Хафизовка белән Югары Ушма арасына асфальт юл салып куйдылар. Анысы әйбәт булды. Хафизовка белән Түбән Ушма арасы кайчан яхшы юл белән тоташыр икән? Монысы тагын да халыкка кирәгрәк участок бит.

Рифкать Галиев. Түбән Ушма авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X