Нократ

Шундый “агулы” әйбер инде ул

Гөмбә вакыты җитте. Көзге серле урман үзенә "тыныч ауга" әйдәкли. Гурманнар ничек тыелып торсын, әлбәттә, кәрҗиннәрен күтәреп юлга кузгала. Үзем бик омтылсам да, башка эшләр килеп чыгу сәбәпле, бу ялларда урманга барып җитә алмадым. Тик кемгә генә эшем төшсә дә, гөмбә җыя булып чыкты. Айзирәк Гаделшина, Катмыш мәктәбе башлангыч сыйныфлар...

Гөмбә вакыты җитте. Көзге серле урман үзенә "тыныч ауга" әйдәкли. Гурманнар ничек тыелып торсын, әлбәттә, кәрҗиннәрен күтәреп юлга кузгала. Үзем бик омтылсам да, башка эшләр килеп чыгу сәбәпле, бу ялларда урманга барып җитә алмадым. Тик кемгә генә эшем төшсә дә, гөмбә җыя булып чыкты.

Айзирәк Гаделшина, Катмыш мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы (телефон аша):

-Гаилә белән гөмбәгә килгән идек. Урман һавасы сулап, бергәләшеп рәхәтләнеп ял итеп йөрибез. Җирән гөмбәләр (рыжик) борын төрткән. Рәт-рәт булып тезелешеп утыралар. Сәхнәгә биергә чыкканнар диярсең. Кечкенәләрен аерым кәрҗингә җыйдым әле, махсус рецепт белән кечкенә банкаларга тозлап куям. Кыш көненә менә дигән деликатес. Кичә генә интернеттан укыдым: иң затлы, югары категория гөмбә санала бу, организмыбыз кытлык кичергән башка микроэлементлар, аксым бик күп. Татар халкы элегрәк никтер гөмбә белән кызыксынмаган. Безнең авылда мәктәп директоры Шаһи абый Сафин җыеп та күрсәтә иде аны. Хәзер дә аның хатыны Фәһимә апа белән килене Назиләне иң оста гөмбәчеләр дип саныйм. Танымаганнарын күтәреп аларга барабыз. Катмышлылар арасында олы юлда гөмбә сатып шактый күләмдә акча эшләүчеләр дә шактый. Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләр. Туган авылым Урта Кирмәнгә кайтып барганда юлда очраган әби дә гөмбәгә бара булып чыкты.

Айсылу Фазлыева, 89 яшь, безнең авылның данлыклы "җиләк әбие":

-Аллага тапшырып, Каенлыкка таба кузгалдым, исән-имин генә барам да, уңыш җыеп кайтам да әле, Алла теләсә. Өйдә укмашып бетәм бит алайса. Йөрергә кирәк. Ханнар зиратлары тирәләрен әйләнеп, Изгеләр чишмәләре суын эчеп, догаларымны да укып кайтырмын. Элек җиләген, чикләвеген, гөмбәсен дә саттым, алты бала үстердем. Хәзер дә алар янына күчтәнәчсез йөрмим. Урман бик бай бит. Гөмбәнең ниндие генә юк: әпәти, мәсләтә, ысвинушкы, гөрәҗдә... Чебен гөмбәсе дә бар. Серен белгәннәргә анысы да файдалы. Тик белеп җыярга кирәк Халык ялкауланмасын, агачларны сындырмасын, табигатькә сак карасын иде түлке. Менә шулай, илгә чыксаң-илле, киңәш-табышка халык бай. Әмма шунысын онытырга ярамый, гөмбә кеше тормышына куркыныч тудыра, чөнки кайберәүләр аны белер-белмәс җыя, гөмбә белән агулану очраклары еш кына фаҗигале тәмамлана. "03" хезмәтенә шалтыратам: -Быел гөмбә белән агулану очраклары юкмы?

Татьяна Рахова, район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" шәфкать туташы-диспетчеры:

-Булмады. Сирәк күренеш ул. Киләчәктә булмас та дип ышанып калабыз. Агуланганда беренче ярдәм күрсәтү Агулануның беренче билгеләре - күңел болгану, косасы килү, ашказаны тирәсендә авырту барлыкка килү, баш әйләнү, эч йомшарып бәдрәфкә еш йөри башлау белән кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыгыз!!! Гөмбә ашап агуланган кешенең гомере үз вакытында ашыгыч ярдәм һәм стационарда комплекслы терапия куллануга бәйле. Табиб килгәнче беренче ярдәм күрсәтү сыйфатында ашказанын һәм эчәклекне юдырыгыз. Моның өчен җылы суга чәй содасы яки сыек кына итеп ясалган марганцовка эремәсе салырга һәм авыруга тиз генә эчерергә (1,5-2 литр чамасы) һәм тел өстенә басып ясалма костырырга кирәк. Эчәклекне чистарту өчен клизма ясау, аннан соң авыруга 2-5 сәдәф активлаштырылган күмер бирү зарур. Организмның суга ихтыяҗын киметү өчен, авыруга бераз тоз салынган салкын су, каты салкын чәй, кофе яки сөт бирегез. Табиб килгәнче авыруны караватка яткырыгыз, эченә һәм аякларына грелка куегыз. Калган гөмбәләрне тикшерү өчен табибка бирегез. Шушы ук гөмбәләрне ашаган, әмма үзен яхшы хис иткән башкалар да профилактик чаралар үтү өчен табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Медицина профилактикасы кабинеты. Гөмбә шундый "агулы" әйбер инде ул, барын да оныттыра. Бу эш белән шулкадәр мавыгып китүчеләр дә бар ки, адашып та куярга мөмкин.

Район эчке эшләр бүлегенең 02 телефоннында кизү торучыга һәм штабка:

"Быел районда гөмбәгә китеп, урманда адашу очраклары булмадымы?"- дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем. Андый очракны хәтерләмиләр. Биш литрлы чиләге 150-300 сум торган урман күчтәнәче иренмәгән кешенең кесәсен шактый бөтәйтә. Бу-тармак әби-бабайларның яраткан бизнесы. Товарларын экология шәп булган урыннардан юнәтсеннәр, башкалар сәламәтлегенә зарар салмасыннар дип телик.

Киңәш -үзегезгә таныш булмаган я шикле гөмбәләрне алмагыз; -кыргый гөмбәләрне базардан, шәһәр яки торак пункт урамнарында сатучылардан алырга тырышмагыз. -юлга якын булган урман посадкаларыннан, чүплекләргә, сәнәгать предприятиеләре һәм торак пунктларга якын җирләрдән, зираттан гөмбә җыймагыз; -биш яшькәчә булган балаларга, дәвамлы ашказаны-эчәк авыруы белән җәфаланучыларга, өлкән яшьтәге кешеләргә гөмбә ашатмагыз. -Аны дөрес әзерләгез. Кыздырырга кирәк булганын да яхшылап юып, тазартып, пешереп алырга кирәк. Табиблар бу азыкны ашказаны эшкәртми дип, чикләп торсалар да, тыелган ризык татлы булып кала бирә. "Җыеп, тозлап куям, үзем ашамасам, кунагыма сый",- дип, халык урманга, юл буйларындагы посадкаларга (иң агулы гөмбәләр патшалыгына) агыла да агыла...

Мәгълүматларны Алсу Спиридонова туплады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: