Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шугалак булсамы?!

"Олимпиада-100" программасына тимераякта шуу бәйгесе кертелгән булса да, күп кенә укучылар әлеге төр белән гомумән дә "дус" түгел икән. Бу хакта Олыяз җирлегендә эшләүче башлангыч мәктәпләрнең коллективлары белән аралашканнан соң билгеле булды. ИЛНУР ЮНЫСОВ Район башлыгы Анатолий Иванов һәр атнада диярлек берәр авыл җирлегендә булып, андагы авыл хуҗалыгы һәм бюджет...

"Олимпиада-100" программасына тимераякта шуу бәйгесе кертелгән булса да, күп кенә укучылар әлеге төр белән гомумән дә "дус" түгел икән. Бу хакта Олыяз җирлегендә эшләүче башлангыч мәктәпләрнең коллективлары белән аралашканнан соң билгеле булды.

ИЛНУР ЮНЫСОВ

Район башлыгы Анатолий Иванов һәр атнада диярлек берәр авыл җирлегендә булып, андагы авыл хуҗалыгы һәм бюджет өлкәсенә караучы учреждениеләрдә, гаилә фермаларында эш оештырылышы, халыкның көнкүреше белән якыннан таныша. Шундый визитның чираттагысы Олыяз җирлегенә булды. Түбән Козгынчыда яшәүчеләрне урам юлларының торышы борчый. "Яз-көз айларында ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары да үтеп керә алмый",-ди авыл халкы. Төзекләндерү таләп итүче юлның озынлыгы 1 километр 300 метрны тәшкил итә. Бу проблема балаларның да үзәгенә үткән күрәсең. Анатолий Иванов башлангыч мәктәп укучыларыннан: "Үскәч кем буласыз?"- дип сорагач, аларның берничәсе: "Юл төзүче",-дип җавап бирде. Мәктәптә бу уку елында 18 бала белем ала. Якындагы җиде елда әлеге сан шушы дәрәҗәсендә сакланачак, диләр. Укучылар белән аралашканнан соң, район башлыгы мөгаллимнәр алдына спортка игътибарны арттырырга, дигән бурыч куйды. Шушы ук теләкләр Тулбай мәктәбе коллективына карата да әйтелде. Чөнки балаларның шактые тимераякта шуа белми икән. Моны укытучылар боз мәйданчыклары булмау белән аңлаталар. "Башлангыч мәктәпләр өчен унга-егерме метр зурлыгындагы шугалаклар да җитә. Аларны ясау зур чыгымнар таләп итми бит. Ә нәтиҗәсе яхшы булачак. Кемдер эшне оештырмаганнан, балалар зыян күрергә тиеш түгел",-ди Анатолий Иванов. Хезмәт тәрбиясе биргәндә, үрнәк итеп сөйләрлек кешеләре шактый олыязлыларның. Түбән Козгынчыдан Илназ Сафин, Кыравылдан Малик Нәҗипов, Әлфәт Хәсәнов, Олыяздан Фирназ Хисмәтов, һ.б. "Олыяз төбәге элек-электән үзенең тырыш халкы белән дан тоткан. Бу бүген дә шулай. Җирлектә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Матур итеп яшәргә генә кала",- дип, район башлыгы эш сәфәренә йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев