Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Штраф кыйммәтрәк

Яңа елга чыршы агачларын кисеп әзерләү өчен Келәүш, Комазан, Норма урманчылыкларында аерым участоклар билгеләнгән. Мамадыш урманчылыгы Яңа ел чыршыларын сатуны шәһәр базары янында, үзенең үзәк конторасында, шулай ук ярминкәләрдә оештырачак. Бәяләре дә кыйммәт түгел, биеклегенә карап, бер йөздән алты йөз сумга кадәр генә. Яңа ел алдыннан чыршы агачларына сорау бик...

Яңа елга чыршы агачларын кисеп әзерләү өчен Келәүш, Комазан, Норма урманчылыкларында аерым участоклар билгеләнгән.

Мамадыш урманчылыгы Яңа ел чыршыларын сатуны шәһәр базары янында, үзенең үзәк конторасында, шулай ук ярминкәләрдә оештырачак. Бәяләре дә кыйммәт түгел, биеклегенә карап, бер йөздән алты йөз сумга кадәр генә. Яңа ел алдыннан чыршы агачларына сорау бик күбәю сәбәпле, аларны рөхсәтсез кисеп алу очраклары да арта. Шуңа күрә, безгә чыршыларны һәм наратларны рөхсәтсез кисүне тыярга, урманнарны зыян салучылардан сакларга туры килә. Шулай булса да, һәр елны табигатькә зыян китерү очрап тора, андыйлар җавапка тартыла.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, урман участокларында, юлларда, авылларда, зур автомобиль трассаларында патруль төркемнәр оештырабыз. Рөхсәт кәгазьләре булмаган автомашиналар туктатылачак, гаепле кешеләр 3000нән 7000 сумга кадәр штрафка тартылачак. Шуның өчен, бер атна файдаланырга яшь агачларны кискәнче һәм штрафка тартылганчы, Яңа елны шушылай күңелсез итеп башларга кирәкме икән дип уйларга кирәк. Иң яхшысы: Мамадыш урманчылыгына мөрәҗәгать итеп, чыршыларны сайлап алыгыз да, 2014нче ел сезгә шатлык кына алып килсен, туганнарыгыз, балаларыгыз сөенсен.
Илфат Закиров,
"Мамадыш урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең урманнарны саклау буенча инженеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев