Нократ

Шүрәлеле урман хуҗалары

Мин-Тәкәнеш егете. "Шүрәлеләр кайнап торган урманлы" Арча районында гомер кичердем. Сигезенче дистәмне ваклыйм инде. Күптән түгел туган ягыма кайткач алган тәэсирләремне сезнең хозурыгызга да җиткерәм. 60нчы еллар ахырында Тәкәнеш мәктәбен һәм Лубян урман техникумын тәмамладым, 1960-2000нче елларда урман хуҗалыгына тугры хезмәт иттем. Илебезнең зур бүләкләренә лаек булдым, утырткан урманнарым шаулап...

Мин-Тәкәнеш егете. "Шүрәлеләр кайнап торган урманлы" Арча районында гомер кичердем. Сигезенче дистәмне ваклыйм инде. Күптән түгел туган ягыма кайткач алган тәэсирләремне сезнең хозурыгызга да җиткерәм. 60нчы еллар ахырында Тәкәнеш мәктәбен һәм Лубян урман техникумын тәмамладым, 1960-2000нче елларда урман хуҗалыгына тугры хезмәт иттем. Илебезнең зур бүләкләренә лаек булдым, утырткан урманнарым шаулап үсәләр. Бу-мактану түгел, гомерем заяга үтмәде дип саныйм. Туган ягыма кайткан саен Мамадыш урманчылыгы җитәкчесе, ТРның атказанган урманчысы, хезмәт ветераны Мансур Хәсәнов җитәкләгән коллектив утыртып үстергән урманнарга карап куанам. Кукмара-Мамадыш юл буе-урман тезмәләре. Каен, чыршы, нарат агачлары "гаскәр кеби" горур басып каршы ала һәм озатып калалар. Алай гынамы әле?! Тәкәнешнең без укып чыккан мәктәп турлары инде урман булган. Алар халыкка әле бик-бик озак саф һава биреп торырлар. Кукмара тауларында да-күптән җитлегеп килүче ылыслы урман! 30 еллап Саба урманчылыгын җитәкләгән Россия Федерациясенең атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов утыртты аларны. Аның белән бергә улы-хәзерге Саба муниципаль районы хакимияте башлыгы, ТРның атказанган урманчысы Рәис Миңнеханов та эшләде. Алар да урман хуҗалыгына кергән хезмәтләре өчен илебезнең зур бүләкләренә ия булдылар. Нургали абзыйның төбе-тамыры-әби-бабайлары Дусайдан икәнен яхшы беләм. Президентыбызның әтисе туган авылында музей торгызачакларын ишеткәч, бик сөендем. Урманчылыкта Йошкар-Ола политехнологик университетын тәмамлаган авылдашым Мәгъсүм Шәрифуллинның да өлеше искиткеч зур. Университет бетергәндә аның диплом темасы-"Чулпан" колхозында җирнең "Су һәм җил эрозиясенә көрәш чаралары" иде. Дипломда күрсәтелгән темасы тормышка ашты. Авыл башында гына Никифороводан агып килүче Шыя елгасы ярлары уң яктан җимерелеп авылга "менеп" килә иде. Инде авылымның зиратын да "йоткан" булыр иде. Мәгъсүм кордаш үзе исән чакта ук Шыя суының юнәлешен төп руслодан 100 метрга төньякка күчерүгә иреште. Хәзер анда тал агачларыннан куе урман хасил булган. Үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең. Умарта тоту өчен үтә дә әйбәт инде. Халык телендә "Утбал" дип аталган курганнар янына утыртылган урманнар да авылымны бизәп торалар. Болар-Мәгъсүм кордаш, Козгынчы авылыннан Закиров әфәнде һәм Мансур Хәсәнов торгызган яшел һәйкәлләр. Тагын авылымның төньягында "Бүре" дип аталган үтә җимерелүче елга бар иде. Аның ярларына утыртылган каен, нарат, чыршылар да үсеп җиткәннәр. "Таң" күмәк хуҗалыгындагы урман тезмәләренә дә шаккатарлык! Акман авылында туып-үскән Әбүзәр Гаянов-районыбыз горурлыгы. Казан авыл хуҗалыгы университетының урман факультеты профессоры, Минзәлә, Мөслим, Актаныш якларында җитәкче постларда эшләде, күп еллар Татарстан урман хуҗалыгы министры булды. Аның "Леса и лесные хозяйства Татарстана" дип исемләнгән китабы киштәмнең түрендә тора. Мамадышлыларны үзем яши торган Арча районының Тукай-Кырлай авылына экскурсиягә чакырам. Сез биредә милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә шаулап үсүче Шүрәлеле урманнарны, аның поэзиясенең чынга ашуын күрерсез. Сөекле Татарстаныбызда шундый гүзәл, күркәм объектлар булуы, әкиятне чынбарлыкка әверелдерүче кешеләр яшәве белән чын күңелдән горурланам.

Тәлгать Гыйльметдинов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: