Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр көне белән!

Хөрмәтле райондашлар, шәһәребез кунаклары! Барыгызны да ихлас күңелдән Шәһәр көне белән тәбрик итәм! Иртәгә һәммәбез бергәләп әлеге бәйрәмне билгеләп үтәрбез. Мамадышыбыз үзенең туган көнен тагын да ямьләнеп, күркәмләнеп каршы ала: юллар төзекләнә, яңа йортлар һәм социаль объектлар сафка баса. Төрле өлкәләрдә эшләп килүче күп төрле программалар халыкның тормыш хәлен яхшыртырга...

Хөрмәтле райондашлар, шәһәребез кунаклары! Барыгызны да ихлас күңелдән Шәһәр көне белән тәбрик итәм! Иртәгә һәммәбез бергәләп әлеге бәйрәмне билгеләп үтәрбез. Мамадышыбыз үзенең туган көнен тагын да ямьләнеп, күркәмләнеп каршы ала: юллар төзекләнә, яңа йортлар һәм социаль объектлар сафка баса. Төрле өлкәләрдә эшләп килүче күп төрле программалар халыкның тормыш хәлен яхшыртырга этәргеч бирә. 2011 елда Мамадышта 26000 квадрат метр торак мәйдан төзелде. Әлеге эшләр хәзер дә дәвам итә, быел бу күрсәткечне 27000 квадрат метрга җиткерү бурычын куйдык. Узган ел дәвамында шәһәр урамнарында 17000 квадрат метр мәйданда брусчатка түшәлде. Быел да бу юнәлештә зур күләмле эшләр алып барыла. 2011 елда 36,6 километр юл салынды һәм төзекләндерелде. 2012 елда бу санны 38гә җиткерергә исәплибез. Районыбызның 12 авылына да быел асфальт юллар түшәлә. Шәһәребез мәктәпләрендә белем алучы укучыларны да шатлыклы вакыйга көтә. Быел Белем көнендә өр-яңа мәктәпне файдалануга тапшырабыз. Бирегә мөмкинлекләре чикләнгән балалар да килеп белем алачак. Алар өчен монда барлык шартлар да тудырылган. Иганәчеләр ярдәме белән шәһәр үзәгендә тагын бер төсле музыкаль фонтан төзүгә ирешә алдык. Хәзер безнең күркәм эшләребезне өйрәнергә республикабызның башка районнары вәкилләре килүе-матур күренеш. Күпләр безнең тәҗрибәләребезне үз эшләрендә кулланырга омтыла, бездән үрнәк алырга тырыша. Һәрвакыт менә шулай башкалар көнләшерлек итеп, матур тормышта яшәсәк иде. Барыгызга да исәнлек-саулык, эшләрегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телим.

А.П.ИВАНОВ, район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБнең җирле бүлекчәсе секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X