Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шөкерана кылып яшиләр

Кеше шатлыгына сөенеп, кайгы килсә, аны уртаклашып, тормышларына шөкер итеп яшиләр бүгенге көндә Вәсимә һәм Мөхәммәтнәгыйм Гомәровлар. Алар икесе дә Түбән Сон авылында туып, сигезьеллык мәктәптә белем алалар. Яхшы укысалар да, ялгыз калган әниләрен тәрбияләү ниятеннән, колхозда эшли башлыйлар. Вәсимә фермада терлекләр карый. Мөхәммәтнәгыйм төрле эшләр башкара, 1968-69нчы елларда армия...

Кеше шатлыгына сөенеп, кайгы килсә, аны уртаклашып, тормышларына шөкер итеп яшиләр бүгенге көндә Вәсимә һәм Мөхәммәтнәгыйм Гомәровлар. Алар икесе дә Түбән Сон авылында туып, сигезьеллык мәктәптә белем алалар. Яхшы укысалар да, ялгыз калган әниләрен тәрбияләү ниятеннән, колхозда эшли башлыйлар. Вәсимә фермада терлекләр карый. Мөхәммәтнәгыйм төрле эшләр башкара, 1968-69нчы елларда армия сафларында хезмәт итеп кайткач, "Белорусь" тракторына утыра. Сыер савучы кыз белән тракторчы егетнең дуслыклары мәхәббәткә әйләнә. 1974нче елның гыйнварында өйләнешәләр. Вәсимә кайнаналы йортка килен булып төшә. Гаиләдә бер-бер артлы Алчәчәк, Нурсимә, Нурис атлы балалар дөньяга килә. Фәридә әбиләре оныкларын караша, алар Мәрьям әбиләренә дә барып, булышып үсәләр. Әти-әниләре көне буе эштә, икесе дә алдынгылыкны бирмиләр, кешеләргә һәрчак ярдәм итәләр, лаеклы ялга да шул урыннарыннан озатылалар. Балалар күптән үсеп җитте. Бик тәртипле, тәүфыйклы булдылар. Алчәчәк аш-су пешерү һөнәрен үзләштерсә, Нурсимә белән Нурис мәгариф системасын үз иттеләр. Барысы да Казан шәһәрендә үз тормышларын корып яшиләр. Әти-әниләрен ярдәмнәреннән ташламыйлар. Фәридә әби аларга хәер-фатихасын калдырып, ахирәт дөньясына күчте. Мәрьям әбине дә, картайгач, төп йортка алып килеп, җиде ел тәрбияләп, бакыйлыкка озаттылар. Әйе, балалар әби-бабайларга карашны, хөрмәтне күреп үсә. Шундый әйтем бар бит: оҗмах-аналарның аяк астында. Без моны Мөхәммәтнәгыйм һәм Вәсимә мисалында ачыктан-ачык күрәбез. Гомәровлар-авылыбызның иң үрнәк гаиләләренең берсе. Алга таба да исәнлектә-саулыкта, балаларының игелеген күреп, бәхетле яшәсеннәр дигән теләктә калам.

Вәрәкия Сафина. Түбән Сон авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев