Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шөкер итүчеләргә–бәрәкәт

Кече Сон авылында яшәүче Әминә Нәҗип кызы һәм Рафат Сәүбән улы Сафиннар шушы көннәрдә үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Искиткеч гаилә бу. ТӘНЗИЛӘ НАСЫЙБУЛЛИНА, Сон авыл җирлеге сәркәтибе Бүгенге көндә сигезенче дистәне ваклаучы Рафат абый белән Әминә апаларның өйләре гөр килеп тора. Бу нигездән кеше өзелми. Я балалары кайта аларның,...

Кече Сон авылында яшәүче Әминә Нәҗип кызы һәм Рафат Сәүбән улы Сафиннар шушы көннәрдә үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Искиткеч гаилә бу.

ТӘНЗИЛӘ НАСЫЙБУЛЛИНА,

Сон авыл җирлеге сәркәтибе

Бүгенге көндә сигезенче дистәне ваклаучы Рафат абый белән Әминә апаларның өйләре гөр килеп тора. Бу нигездән кеше өзелми. Я балалары кайта аларның, я туганнары, я булмаса, элек бергә гомер кичергән күршеләре... Кунакчыл гаилә барысын да ачык йөз белән каршы ала, озата.

Моннан 50 ел элек Кече Сонның үткен егете Рафат тыйнак кыз Әминәгә өйләнеп, тормыш корып җибәрә. Үзләренең туган авылларында, туган нигезендә тату һәм матур гомер итәләр алар. Рафат абый гомере буе колхозда шофер булды. Аның автобуста ничек эшләгәнен күпләр хәтерлидер. Ул эчкерсез, җор сүзле, һәрвакыт уен-көлке яратучы кеше. Аның кебек оста итеп тальянда уйнаучы тирә-якта тагын бар микән?! Бәйрәмнәрдә оныкларын, оныкчыкларын биетеп алмаса, хәзер дә күңеле булмый. Ә Әминә апа 26 ел буена Кече Сон һәм Сон авыл Советларында сәркәтип эшен башкарды. Яхшы хезмәте өчен "Хезмәт ветераны" дигән мактаулы исемгә лаек булды, күп төрле Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Эшләгән дәвердә 342 яшь парларны язылыштыра. Әминә апа-сабыр һәм тыйнак, чиста һәм пөхтә, тырыш һәм бик тә йорт җанлыклы ханым. Алар әниләре Минзифа апаны яратып, хөрмәт итеп яшәделәр. Сафиннар гаиләсендә бер малай һәм дүрт кыз үсте. Барысына да белем биреп, тормышта үз юлларын табарга булыштылар. Бүгенге көндә һәрберсе үз гаиләсе белән яши. Ике кызы авылда, улы белән кызы Гөлнара Мамадышта, ә кече кызлары Руфинә Түбән Кама шәһәрендә гомер итәләр. Рафат абый белән Әминә апаның бүгенге көндә 13 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. Бу гаиләгә килеп керсәң, кайсы онык, кайсы оныкчык икәнен белә дә алмыйсың. Алар балаларына үрнәк әти белән үрнәк әни, ә оныкларына үрнәк бабай белән үрнәк әби булып яшиләр. Шушындый бәхетле, тату гаиләләрне күргәч, күңел сөенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев