Нократ

Шигърият бәйрәме белән, дуслар!

26нчы апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн, шигърият бәйрәме. Бөтен татар җәмәгатчелеге тарафыннан зурлап билгеләп үтелә ул. Районыбыз мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә дә шушы уңайдан кызыклы ләр үткәреләчәк. Барлык каләмдәшләребезне, әдәбият сөючеләрне Шигърият бәйрәме белән тәбрик итәбез, барыгызга да иҗади уңышлар, күңел күтәренкелеге һәм шатлык-сөенечләр генә телибез. Быел 26нчы...

26нчы апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн, шигърият бәйрәме. Бөтен татар җәмәгатчелеге тарафыннан зурлап билгеләп үтелә ул. Районыбыз мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә дә шушы уңайдан кызыклы ләр үткәреләчәк. Барлык каләмдәшләребезне, әдәбият сөючеләрне Шигърият бәйрәме белән тәбрик итәбез, барыгызга да иҗади уңышлар, күңел күтәренкелеге һәм шатлык-сөенечләр генә телибез. Быел 26нчы апрельдә якташыбыз, Халыкара Г.Х.Андерсен исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган укытучысы һәм мәдәният хезмәткәре, күпсанлы китаплар авторы Рафаил Газизовка 65 яшь тә тула. Каләмдәшебезне бу истәлекле вакыйга белән тәбрик итәбез, аның тагын да зуррак иҗади үрләр яулавын телибез. һәм шагыйрь ирешкән уңыш - районыбыз данын күтәрү ул!

*** Шатлык өстенә шатлык: "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Вәрис Галине (сулдан беренче) дүшәмбе көнне Татарстан Язучылар берлегенә әгъзалыкка кабул иттеләр. Иҗади уңышлар сиңа, хезмәттәшебез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: