Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәхси үрнәк күрсәтеп

Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, бу ханым турында бары уңай фикерләр генә ишеттем мин. Сүзем үзенең 35 ел гомерен районның мәгариф системасына багышлаган, шушы араларда гына 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Гөлнур Фаяз кызы Каюмова турында. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Район мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, соңгы елларда мәгълүмати методик үзәк...

Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, бу ханым турында бары уңай фикерләр генә ишеттем мин. Сүзем үзенең 35 ел гомерен районның мәгариф системасына багышлаган, шушы араларда гына 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Гөлнур Фаяз кызы Каюмова турында.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Район мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, соңгы елларда мәгълүмати методик үзәк методисты булып эшләгән зур тәҗрибәле белгечне төрле яклап үрнәк итеп алырга була. "Милли укыту-тәрбия эшләрен шулкадәр җаваплы, иҗади яктан якын килеп оештырды. Район мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына гына түгел, барлык педагогларга да үрнәк итеп күрсәтәбез без аны",-ди район мәгариф бүлеге начальнигының урынбасары Әнисә Хаҗиева. "Укытучы буларак та, методист эшен башкарганда да гел яңалыкларга омтылды, үзләштергәннәрен һәрвакыт хезмәттәшләренә өйрәтергә тырышты. Балаларга татар телен өйрәтүгә җитди карашын бервакытта да үзгәртмәде",-дип үз фикерләре белән уртаклашты Зөфәр Саттаров. Артур Ефимов Гөлнур Каюмованың "Мамадыш муниципаль районында милли мәгариф үсеше программасы" эшләвен бик югары бәяли. Әлеге программа нигезендә бүген районыбызда РФнең һәм ТРның "Телләр турындагы законнары" уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Районыбыз укучыларының ел саен татар һәм мари телләре буенча республика һәм регионара фән олимпиадаларында 1-3нче урыннарны алулары да аның тырыш, максатлы эшләренең нәтиҗәсе. "Ел саен республика конкурсларында бакча коллективларының уңышлы чыгыш ясауларында Гөлнур Фаязовнаның өлеше бик зур. Милли тәрбия бирү юнәлешендәге эшләребездә ул безне беркайчан да ярдәмсез калдырмады",-ди Гөлгенә Нәгыймова. Хезмәттәшләре күп еллар дәвамында Гөлнур ханымның башка якларын да өйрәнеп өлгергәннәр. Эш урынындагы бүлмәдәше Миләүшә Сәлахова аның бакча чәчәкләре яратуы турында сөйләде. Алай гына да түгел, яшелчәчелек серләрен дә бик яхшы белә икән юбиляр. Бакчасында яшелчә, җиләк-җимешнең нинди генә төрләрен үстерми, диләр. Кул эшенә осталыгын Гөлнур Сәлахова сөйләп бирде. Бигрәк тә бәйләүне үз итә икән. Гөлнур ханымның барлык һөнәрләре турында да белеп бетермәсәм дә, бу гаиләдә бик оста кешеләр яшәгәнлеген мин инде белә идем. Аның кызы Гөлназның (минем яшьтәшем) кечкенәдән бик матур итеп рәсем ясаганын һәм тегәргә яратканын хәтерлим. Улы Илдар төзүче һөнәрен үзләштерде. Кызлары белән улларына осталыклары, булганлыклары әти-әниләреннән бирелгән икән, ләбаса. Һәр яктан үрнәк итеп алырлык Гөлнур ханымга киләчәктә дә үзенең оста кулларына сөенеп, балаларының бәхетләренә шатланып, тормыш иптәше белән пар канатлар булып яшәргә насыйп булсын.

Бергәләшеп чираттагы чараны үткәргәннән соң. Фото мәгълүмат-методик үзәк архивыннан.Икенче рәттә сулдан өченче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев