Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шатлыклы яшьләр

Гомер йомгаклары... Тигез, матур җепләрдән генә үрелгәннәре бар аның. Ә кайбер кешенеке ай-һай катлаулы. Ничекләр түзгән, ничекләр чыдаган ул бу авырлыкларга дип уйлап куясың. Тәнзилә Насыйбуллина, Урта Сонда гомер кичерүче Маһибәдәр Борһанованың тормыш юлы менә шундыйлардан. 1922 нче елның 1 августында Югары Яке авылында дөньяга килә ул. Әтисе тирә-якта эшчәнлеге,...

Гомер йомгаклары... Тигез, матур җепләрдән генә үрелгәннәре бар аның. Ә кайбер кешенеке ай-һай катлаулы. Ничекләр түзгән, ничекләр чыдаган ул бу авырлыкларга дип уйлап куясың.

Тәнзилә Насыйбуллина,

Урта Сонда гомер кичерүче Маһибәдәр Борһанованың тормыш юлы менә шундыйлардан. 1922 нче елның 1 августында Югары Яке авылында дөньяга килә ул. Әтисе тирә-якта эшчәнлеге, гаделлеге белән дан тота, күп еллар сабантуй батыры була. Һәр елны шахтада эшләп кайтып күп кенә мал туплый, җир эшкәртә. хәтта чабышкы аты да тоткан бу тырыш гаилә яхшы яши. Кызганычка каршы, сабантуйда йөгерештә бер бала каршы чыгып, Борһан абый аттан егыла. Бер атна эчендә үлеп тә китә. Колхозлашу чоры башлана... Боларны кулаклар дип Магнитогорск якларына сөргенгә җибәрәләр. "Нихәтле байлыклардан үзебез белән бер төенчек әйбер алдык,"- ди Маһибәдәр апа. Ачлык өстенә суыклык өстәлә. Киткәндә алты кешедән торган гаилә өч елдан әнисе, абыйсы, апасы белән генә яңадан Югары Яке авылына кайтып егылалар. Ике яклы өйләреннән авылда клуб белән мәктәп ясаганнар. "Кулаклар кайткан, нишләтик?"- дип районга хәбәр итәләр. Төп чыгышларын тикшергәннән соң: "Тимәгез, эшләсеннәр,"-дигән хәбәр килә. Әнисенең тырыш хезмәте аркасында ачтан үлмиләр. Тормыш җайга салынганда гына илгә сугыш афәте ябырыла. Окоп казу, урман кисү дисеңме-барысына да җибәрәләр аны. Агач астында калып та исән кала әле ул. Әнисе бала хәсрәтләреннән үлеп киткәндә инде ул озын толымлы, чибәр, җиткән кыз була. Сугыштан кайткан күрше Урта Сон авылы егете Нуретдин аны урлый. Ике малай, бер кыз үстереп матур гына гомер кичереп ятканда, агачка басылып үлә. Ай, ул ирсез гомер итүләр... Балалар кеше арасында ач, ким-хур булмасыннар дип көнне-төнгә ялгап эшли, җәй көне урак ура, кышларын шәл бәйли. Ул арада балалар үсеп, бер-бер артлы башлы-күзле булалар. Кайгы җилләре тагын Маһибәдәр ягына таба исә: башта хатыны Луизаны тол, ике баласын ятим итеп улы Фәрзетдин үлә. Инде бу исәпне буйга алам дигәндә генә кызы Сәкинә яман чирдән мәңгелеккә китә. Аның да ике баласы кала. Янгын чыгып бөтен йорт-җир көлгә әйләнә. Яңасын җиткерүдә булышканнары өчен Маһибәдәр апа бөтен район җитәкчеләренә, ул вакыттагы Вахитов колхозы һәм Сон авыл советы җитәкчеләренә, Кече Сон урта мәктәбенә, Урта Сон, Кече Сон һәм башка тирә-як авыл халкына рәхмәт укый. Алар булышлыгы белән тормыш тагын җайга салына. Маһибәдәр апа улы Миннефәрит, килене Вәзилә тәрбиясендә гомер кичерә. Аның 8 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Бүген аңа 90 яшь тулды. Шул уңайдан районнан, җирле үзидәрәдән котлап чәчәкләр, бүләкләр белән кунаклар килде, балалар, оныклар кайтты. Ул, шатлык яшьләре аша, үзен шулай зурлаганнары өчен һәммәсенә зур рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев