Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шат күңелле гасыр яшьтәше

Районыбызның иң өлкән кешеләреннән берсе узган атна ахырында үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Кече Кирмән авылында гомер итүче Зәйнәп Шакирова 100 яшен тутырды. Гасыр яшьтәшен шундый күркәм бәйрәме белән район җитәкчелеге дә тәбрикләде. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов аңа изге теләкләрен җиткерде: "Сезнең буынга илебез белән бергә авыр сугыш елларын...

Районыбызның иң өлкән кешеләреннән берсе узган атна ахырында үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Кече Кирмән авылында гомер итүче Зәйнәп Шакирова 100 яшен тутырды. Гасыр яшьтәшен шундый күркәм бәйрәме белән район җитәкчелеге дә тәбрикләде. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов аңа изге теләкләрен җиткерде: "Сезнең буынга илебез белән бергә авыр сугыш елларын да, үзгәртеп кору чорын да кичерергә, тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килде. Авырлыклар каршында сынмыйча, сыгылмыйча, һаман алга таба атлаганыгыз, акыллы балалар тәрбияләп үстергәнегез өчен мең рәхмәт Сезгә.

Алдагы көннәрегез җылы, кояшлы булсын, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге белән яшәгез". Хөрмәтле кунакның истәлекле бүләге белән чәчәк бәйләмен РФ һәм ТР Президентлары тәбрикләү хатларын юбиляр шатланып кабул итеп алды. Аны котларга авыл җирлеге җитәкчелеге дә, авылдашы Фарил Дөлмиев җитәкчелегендәге "Сандугач" ансамбле вәкилләре дә килгән. Алар әбинең яшьлек җырларын башкардылар, уен коралларында матур көйләр яңгыраттылар. Балалар-оныклар, туган-тумачалар белән бергә түгәрәк табын артында күркәм бәйрәм оештырдылар. Зурлап котларга килгәннәре өчен туган көн иясе барлык кунакларга да рәхмәтләрен укыды. Зәйнәп әби бүген улы Ринат белән килене Әлфинур тәрбиясендә яши. Тормыш иптәше белән 41 ел гомер кичергәннәр алар, 6 бала тәрбияләп үстергәннәр, 15 оныгы бар, 19 оныкчык үсә. 100 яшен тутыруына карамастан, Зәйнәп әбинең хәтеренә күз тимәсен, бар үткән гомере бүгенгедәй күз алдында. "Ирем белән бик тату яшәдек, эштән куркып тормадык",-дип, сугыш, ачлык елларында кичергәннәрен, авылның балалар бакчасында эшләгән вакытларын искә ала ул. Балаларны үстереп кеше итим дип, гомере буе эштә булган Зәйнәп әби. Алты баласының һәрберсе турында зур мәхәббәт хисләре белән сөйли ул. "Тик менә соңгы вакытларда улым Ринат эшләмәскә куша башлады. Ишегалдына чыгып, эш эшләштереп йөргәндә бик рәхәт иде әле",-ди әби. Гасыр буе яшәгән әби сәламәтлегеннән зарланмый. Табиблар да мактап кайтарганнар үзен: "Әле кызым табибка алып барган иде. Берничә белгеч янында булдык. Алар кызыма әбинең сәламәтлегенә күз тимәсен, дигәннәр",-ди. Бары тик күзләренең начар күрә башлавыннан гына зарланып алды ул бераз: "Әле узган ел гына гәҗит тә укый идем. Хәзер күзләрем начарланды. Вак язалар бит, күреп бетереп булмый. Элек укыган дога китапларымны да укый алмыйм инде хәзер". Болары тормыштагы вак-төяк борчулар гына. Зәйнәп әби шушы яшендә дә үз аяклары белән йөреп тора алуына сөенеп бетә алмый. "Ходай шушы байлыгымнан мәхрүм итмәсен",-ди ул. 100 яшьлек Зәйнәп әбинең бүген дә күңеле көр, йөзе көләч. Аңа киләчәктә дә сау-сәламәт булып, тормыштан ямь табып, балалар-оныклар бәхетенә сөенеп яшәргә язсын. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Йөзьяшәр Зәйнәп Шакированы котларга район башлыгы Анатолий Иванов та килде. Минневәрис Мингалиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X