Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Шанс" танышулар клубында абый белән сеңел табышкан

Беренче каналның "Җди меня" тапшыруы Мамадышыбызның "Шанс" танышулар клубы булганда "ял итә". Чөнки клуб димчеләре кавыштырып кына калмый, табыштыра да икән. Моннан бер ел элек насыйп ярын эзләп белгечләргә мөрәҗәгать иткән 1977 нче елгы ханым күп еллар эзләгән абыйсын клуб базасында таба. Т. Ушма авылында яшәүче 1973 нче елгы ир-ат...

Беренче каналның "Җди меня" тапшыруы Мамадышыбызның "Шанс" танышулар клубы булганда "ял итә". Чөнки клуб димчеләре кавыштырып кына калмый, табыштыра да икән. Моннан бер ел элек насыйп ярын эзләп белгечләргә мөрәҗәгать иткән 1977 нче елгы ханым күп еллар эзләгән абыйсын клуб базасында таба. Т. Ушма авылында яшәүче 1973 нче елгы ир-ат , әбиләре ягыннан аның абыйсы булып чыга. Балачакта элемтәләре өзелгән туганнар кабат табышканнарына сөенеп туя алмыйлар һәм, форсаттан файдаланып, "Шанс" танышулар клубына ихлас рәхмәтләрен ирештерәләр.

Сүз уңаеннан, "Шанс" танушылар клубына һәр атнаның сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә мөрәҗәгать итү мөмкин. Адресы: Мамадыш шәһәре, Пушкин урамы, 17 нче йорт, "Кайгырту" социаль-сәламәтләндерү үзәге бинасы. Белешмәләр өчен телефон: 8 919 644 09 27.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев