Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шагыйрь мәңгелеккә китте

Көзге вак яңгырга кушылып йөрәк елый. Зур югалту җанны изә. Олы шагыйрь, аксакал шагыйребез Сәяф Шәйхи (Сәяф Гараф улы Шәйхиев) арабыздан китте. Әдәбиятка олы тормыш тәҗрибәсе туплап килеп керде ул. Тормыш фәлсәфәсенә корылган тәүге шигырьләре белән үк халык игътибарын һәм мәхәббәтен яулап алды. Башлангыч иҗатында ук районыбыз газетасы битләре белән...

Көзге вак яңгырга кушылып йөрәк елый. Зур югалту җанны изә. Олы шагыйрь, аксакал шагыйребез Сәяф Шәйхи (Сәяф Гараф улы Шәйхиев) арабыздан китте.

Әдәбиятка олы тормыш тәҗрибәсе туплап килеп керде ул. Тормыш фәлсәфәсенә корылган тәүге шигырьләре белән үк халык игътибарын һәм мәхәббәтен яулап алды. Башлангыч иҗатында ук районыбыз газетасы битләре белән генә чикләнеп калмыйча, әсәрләре "Ватаным Татарстан", "Мәдәни җомга" газетасы, "Идел" журналы битләрендә дөнья күрә башлады. Байтак кына шигырьләре көйгә салынды. Чаллы һәм Казан нәшриятларында 8 китабы дөнья күрде. Инде тугызынчысы җыелып, китап итеп әзерләнгән иде. Әйе, үзеннән соң олы иҗади мирас калдырды шагыйрь. Иҗаты өчен район газетасының Дмитрий Крещенов исемендәге, Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясенә, күп кенә Мактау грамоталарына лаек булды. Ә иң олы бүләге-халкыбыз мәхәббәте. Якты истәлегең, иҗатың белән бергә, йөрәкләрдә мәңге яшәр, Сәяф ага...

Бер тынармын

Ак күлмәге җилдә

Тузгып җилферди.

Кышбикәбез килә елмаеп...

Күңелемнән китми

Ут сары көз кызы,

Җаным түзми, сызлый моңаеп,

Көзнең моңсулыгы

Тәрәзәмнән карап,

Үкси-үкси җанны елата...

Юеш әрсез моңнар-

Көзнең күз яшьләре,

Тәрәз пыяламны чылата

Көзләремне сагынам

Сагынам үрсәләнеп,

Сары яфракларның моңнарын...

Зәңгәр күкне телеп,

Елап-сыкрап киткән,

Торналарның таныш җырлары

Моңнарыма төреп

Җырларымны язам,

Сызлануым үткәч үзәккә...

Язгы сулар тына,

Мин дә бер тынармын,

Әгәр җырым бетсә йөрәктә.

...

Минем җаным

Көзге урман төсле,

Кыш килүен сизеп борчыла,

Күңелемдә уйлар,

Яшь чыгаргыч утлар,

Һич тә чыга алмыйм очына.

Күңелемдә минем

Көзге урман шаулый,

Сагышланып яфрак коела,

Соңгы яфракларда

Яңгыр тамчылары

Сагыш яше булып тоела.

Вакыт галиҗәнап

Җанны сызландырып,

Алып килде моңсу көзләрне...

Гомер көзе җиткәч,

Күңел күбрәк көтә

Җанны җылытырлык сүзләрне.

СӘЯФ ШӘЙХИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев