Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сезгә 6 меңнән генә”

Телевизордан алдап-йолдап әби-бабайларга төрле приборлар сатучылар турында тапшыру карадым да, кулыма каләм алдым әле. Туган авылым - Уразбахтыны узгынчылар читләп үтми. Алыпсатарлар көнаралаш капка кага, кемнәр генә килеп керми: чегәннәр, үзбәкләр, вак сәүдәгәрләр... Шундыйларның бер ишләре былтыр безнең авылдагы әби-бабайларны да төп башына утыртып киткәннәр. Хезмәт ветераннарын авыл башындагы Сария...

Телевизордан алдап-йолдап әби-бабайларга төрле приборлар сатучылар турында тапшыру карадым да, кулыма каләм алдым әле.
Туган авылым - Уразбахтыны узгынчылар читләп үтми. Алыпсатарлар көнаралаш капка кага, кемнәр генә килеп керми: чегәннәр, үзбәкләр, вак сәүдәгәрләр... Шундыйларның бер ишләре былтыр безнең авылдагы әби-бабайларны да төп башына утыртып киткәннәр. Хезмәт ветераннарын авыл башындагы Сария апа Хатыйповалар йорты янына җыеп, киңәшмә уздырганнар алар. Үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырганар һәм хикмәтле аппарат алып килүләрен әйткәннәр. Товарларын үтереп мактаганнар, телләре-телгә йокмаган. Авыл халкы авыз ачып тыңлаган, әбиләрнең күзләре кызган. "Сезгә бу приборларны районыгыздагы Пенсия фонды күптән бирергә тиеш иде инде, безне сезгә ярдәм йөзеннән, күп төрле чирләрне терелтә торган аппарат төяп, Казаннан җибәрделәр", - дигәннәр. Авырта торган урынга куйсаң, 4 көндә савыктыра торган приборның тулы бәясе - 14 мең сум, әмма хезмәт ветераны таныклыгы булганнарга 6 мең сумнан бирәләр икән. Сатучылар аппарат белән кызыксынган апа-әбиләргә ияреп, аларның өйләренә үк киткәннәр. Әбиләрнең берсенең кызы өйдә булган һәм әнисен бу шикле нәрсәне алмаска үгетләгән. Ләкин гипноз сеансы үзенекен иткән, апа: "Минем авырмыйча йөрүемне теләмисеңмени?" - дип, кызына үпкә белдергән дә, сәүдәгәрләргә акчасын чыгарып биргән. Соңыннан айнып та киткән үзе. "Нәрсә эшләдем мин, нәрсәгә соң миңа бу әйбер?!" - дип, үкенгән, әмма... Тегеләр Казандагы адресларын, телефон номерларын калдырып киткән булганнар китүен. Алданучылар ул номерга чылтыратып та караганнар, ләкин телефон: "Андый номер юк", - дип "такылдаган".
Төянеп йөрүче андый адәмнәрдән бик сак булырга кирәк шул. Дөнья ялганга корылган хәзер. Имансызлар күбәйде. Өлкәннәр пенсия ала дигәч тә, аны тик торганга бирмиләр бит, әбиләр, апалар, абзыйлар пенсия алу өчен заманында бик күп бил бөккәннәр, тир һәм көч түккәннәр. Ләкин сабыйлар кебек риясыз, ышанучан карт-корыны алдап йөрүчеләр бу хакта уйлап тормыйлар. Ничек яшиләр икән алар, әби-бабайларның күз яше төшмәс дип уйлыйлар микән?..
Фирая МИНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев