Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә сез быел су коенып туйдыгызмы әле?!

Шул сорау белән берничә шәһәрдәшебезгә мөрәҗәгать иттек. Алина Мостафина, икенче санлы лицейның 8 в сыйныф укучысы, күренекле конферансье: -Су коенып туеп була мени?! "Кама" лагеренда ял иткәндә суга 10 минутка гына кертәләр иде. Быелгы җәйдә өйдә бакчада эшләп, Болгарда, Кукмарада, Чаллыда (анда дельфинарий шәп, диңгез мәчесе бик ошады) сәяхәттә йөреп,...

Шул сорау белән берничә шәһәрдәшебезгә мөрәҗәгать иттек.

Алина Мостафина, икенче санлы лицейның 8 в сыйныф укучысы, күренекле конферансье:

-Су коенып туеп була мени?! "Кама" лагеренда ял иткәндә суга 10 минутка гына кертәләр иде. Быелгы җәйдә өйдә бакчада эшләп, Болгарда, Кукмарада, Чаллыда (анда дельфинарий шәп, диңгез мәчесе бик ошады) сәяхәттә йөреп, әле туйганчы коенган да юк. Менә бүген әни, Кукмарадан, Себердән кайткан кунакларыбыз белән Нократ буена ял итәргә төштек. Яр буе-искиткеч, пляж-менә дигән! Суга әллә ничә тапкыр кереп чыктым, комга күмелеп яттым, хәзер ятакта кызынам. Рәхәт.

Диана Порываева, кунак:

-Без ирем белән кичә генә Лазеровскоедан кайттык. Ул суның җылылыгы, үтәкүренмәлелеге, төбендәге ак ташларга кадәр ярылып ята. Һава зәп-зәңгәр. Кояш көне буе җылы нурларын сибә. Туристлар, бигрәк тә балалар күп, барысы да күтәренке күңелле. Коендык, кызындык, ял иттек, ел буена җитәрлек энергия тупладык... Тәэсирләрдән арынып бетеп булмый, колакта һаман диңгез шавы, анда төшкән фотоларны көн саен яңадан карап хозурланабыз. Намус һәм җиңү символы-Алтын фәрештә һәйкәле янында бергә төшкән фотобызны телефоныма куйдым. Узган ел Туапсе, Лоо шәһәрләрендә булган идек, киләсе елга да шул якларга юл тотабыз, Алла теләсә.

Гөлүсә Мөбарәкшина, Татарстан Республикасы Мамадыш районы буенча федераль миграцион хезмәт идарәсе начальнигы:

-Ике тапкыр коендым. Берсе-Нократта, икенчесе Түбән Ушма күлендә. Вакыт юк, эш күп бит. Улым Булат сезон башланганнан бирле су коенуның кирәген бирә. Хәзер "Кама"да әле. Без хәзер аның белән җаен алдык: кыш уртасында да җәй ясарга ияләндек. Төркиядә Кара диңгездә, Мисырда Кызыл диңгездә булып кайттык. Быел тагын отпускта ноябрь аенда Мисырга юл тотарга исәп. Кыш көне "Олимп"та бассейнга да барырга була. Гәүдәләр языла.

Фәнил Ахунҗанов, массакүләм чаралар һәм тамашалар режиссеры:

-Син лучше: "Суга басканың бармы?"-дип сора. Моннан биш-алты ел элек, Нократта су коенып ята идем, бер апа, капчык күтәреп төште дә, лапаста тирес ерып йөргән иске пычрак галошларын бушатып, минем янда ук юарга тотынды. Икенчесе сазга баткан машинасын юды. Чиркандым, хәзер дә шикләнәм керергә. Күпме канализация сулары агып төшә анда. Аннары, бер чегән хатынының: "Сине ике упкын көтә, судан ерак йөр,"-дигәне бар. Хатын белән көн саен кич яр буеннан матурлыкка сокланып, саф һава сулап әйләнеп менәбез. Шунысын да әйтим әле: авылга кайтып, каен-имән себеркесе белән чабына-чабына, мунча керергә бик яратам мин. Көн саен чабынырга булдырам. Кирмәнчектәге Изгеләр чишмәсендә догаларымны укый-укый, үрдәктәй чупырдыйм. Шифасын тоям.

Алсу Спиридонова сорашты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев