Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сөбханалла, Талип

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте изге Болгарның Ак мәчетендә республика күләмендә Ислам викторинасы уздырды. Бәйгедә безнең районнан да 6 кыз, 6 малай катнаштылар. Бәйге ике көн дәвам итте. Һәр катнашучының тирән дини гыйлемле булуы, сорауларга төгәл җавап бирүе мактауга лаек. Коръән буенча өченче урынга Талип Миннегалиев лаек булды. Викторина сораулары буенча...

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте изге Болгарның Ак мәчетендә республика күләмендә Ислам викторинасы уздырды. Бәйгедә безнең районнан да 6 кыз, 6 малай катнаштылар. Бәйге ике көн дәвам итте. Һәр катнашучының тирән дини гыйлемле булуы, сорауларга төгәл җавап бирүе мактауга лаек. Коръән буенча өченче урынга Талип Миннегалиев лаек булды. Викторина сораулары буенча Яңа Комазанның "Рәшидә" мәчетеннән Салават Гыйльметдинов 9нчы урынга чыкты.

Болар безнең өчен аеруча сөенечле. Изге Болгар буйлап сәяхәт, бай табын артында сыйлану, бүләкләр алу балаларда онытылмас тәэсирләр калдырды. Бу чара Ислам динен тагын да тирәнтен өйрәнүгә, дини гыйлемнәрне тырышыбрак үзләштерүгә этәргеч ясады. "Борынгы бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән җирләрдә булу динебезнең бөеклеген тагын да ачыграк күзалларга ярдәм итте", - ди Талип. Изге җирләрдә мондый дәрәҗәле бәйгеләрне киләчәктә дә оештырырга ниятлиләр.

Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев