Нократ

САУБУЛЛАШУ

Юрта - Тайга исемле беренче атының колыны. Милициягә эшкә кергәч, Мамадышка тикшерүче булып күчкән Равил калдырып киткән иде аңа Тайганы. Ул елларда учасковыйларга атлар бирәләр иде шул. Машиналар түгел, мотоцикллар да юк. Һәркайсының карамагында биш-алты авыл Советы. Алардагы тормышка күз-колак булып торырга, берәр хилаф гамәл кылулары турында хәбәр итсәләр, шунда...

Юрта - Тайга исемле беренче атының колыны. Милициягә эшкә кергәч, Мамадышка тикшерүче булып күчкән Равил калдырып киткән иде аңа Тайганы. Ул елларда учасковыйларга атлар бирәләр иде шул. Машиналар түгел, мотоцикллар да юк. Һәркайсының карамагында биш-алты авыл Советы. Алардагы тормышка күз-колак булып торырга, берәр хилаф гамәл кылулары турында хәбәр итсәләр, шунда ук чыгып китәргә кирәк. Атларын җигеп тә, аларга атланып та чабарга туры килә. Ә аларны асрау - үзләре җилкәсендә. Әле дә рәхмәт, колхоз рәисләре печәнен, фуражын кызганмадылар. Юрта аның абзарында туды, күз алдында үсте. Егерме еллап хезмәт итте аңа. Тугры дус та, киңәшче дә булды. Юл йөргәндә уйларын аңа сөйләп бара торган иде. Атларда кеше зиһеннәре бар, диюләре дә бәлки дәрестер. Бер узган юлларын онытмыйлар алар. Моңа әллә ничә тапкыр үзенең дә ышанганы бар Вәккасның.
Атларның узган юлын хәтерләп калуы бервакыт җинаятьне ачарга да ярдәм итте әле аңа.
- Вәккас туган, Югары Якедә чәчүгә алып чыккан алты капчык арпаны урлаганнар, - дип килеп керде аңа көннәрдән-бер көнне "Кызыл партизан" колхозы рәисе Закир Сафин. Колхоз милкенә кул сузу ул елларда иң олы җинаять санала иде. Моның өчен күрсәтмә суд та ясарга мөмкиннәр. Күрсәтмә суд оештыралар икән, статьяның иң катысын чәписеләрен көт тә тор инде. Закир монда андый судны махсус, башкаларга сабак булсын дип тә оештырырга мөмкин. Ул Кече Кирмәнгә рәис булып Түбән Ушмадан килгән кеше. Иртәгә үк булмаса да, барыбер китеп барачак.
Юртаны лапасыннан алып чыгып җикте дә, Югары Якегә китттеләр. Чәчүчеләр Урта Сон ягындагы басуда икән. Алты капчык югалды дип, сөмсерләре коелып тракторлары янында утырмаганнар. Эшләрен дәвам итәләр. Килә-килешкә Закир аларны учына кыскан чыбыркысын болгый-болгый сүгәргә кереште.
- Бридительләр! Моның өчен бөтенегезне утыртам мин сезнең! Әйтегез тизрәк, кайсыгыз сатты икмәкне! - дип гайрәтләнде ул.
Ни тракторчы, ни чәчүче ирләр бер ләммим сүз әйтми. Башларын иеп тик торалар.
Вәккас аларны берәм-берәм читкә алып китеп сөйләшеп карарга булды.
- Үзебез дә аптыраган инде, Вәккас абый. Атчы капчыкларын басу кырыена бушата да, кире кайтып китә. Алар янына берәүнең дә килеп киткәне күренмәде кебек. Безнең Чырка уязы ягына төшеп күмелгәнне көтеп торып, тизрәк эләктереп сызсалар гына инде. Капчыклар янында каравыл юк бит, - диде тракторчы Юныс.
Аңа ышанырга була. Тырыш ир, кеше әйберсенә кул сузучы түгел. Чәчкечләрдә йөрүче егетләрнең дә телләрен чишәргә теләү бер нәрсә бирмәде.
-Чәчкечне карап йөрикме, синең басу читендәге капчыкларыңа карап утырыйкмы?! - дип үпкәләвен дә белдереп алды Самат исемлесе.
Аның сүзләреннән Закирның яңадан ачуы кабарды. Тагын җикерергә кереште ул.
Ә атчы Сәмигулла:
- Мин алып киләм дә, кайтып китәм. Мин монда причум! - дип, тик иңнәрен сикертеп тора.
Аның моңарчы кыңгыр эш кылганы сизелгәне юк иде.
Кемнән генә шикләнергә соң? Җеп очын каян табарга? Шул вакыт үзенең аты нидәндер борчылып, пошкырып куйды. Аның ягына күз салган иде, башына кылт итеп бер фикер килде. Сәмигулланың атын сынап карарга кирәк! Алар бит йөргән юлларын хәтерләп кала.
- Әйдәгез, егетләр, арбага бу капчыкларны яңадан төягез әле, - дип эндәште ул егетләргә.
Алар аптырашып бер-берсенә карашып куйсалар да, ул кушканны эшләделәр. Барысы да җавап көтеп аңа төбәлгәннәр иде. Ә ул бер кемгә бер сүз әйтмичә, атның дилбегәсен кулына алды да:
- На-а, әйдә малкай, - дип кагып куйды.
Ат кузгалып китте һәм урман ягына борылды. Аны үз иркенә куйды ул, дилбегәсен кагып кына барды. Башкалар да аның артыннан иярделәр. Ат тар гына юлдан урман эченә килеп керде һәм бераз баруга тукталып калды. Нәкъ шул төштә югалган капчыклар өелеп тора иде!
- Йә, хәзер сөйлә инде, - диде ул сөмсере коелган атчы Сәмигуллага.
Озак телен әйләндереп сүз әйтә алмады әле тегесе.
- Ничек... ничек...белдең? -дип тезде көрмәкләнгән телләре белән.
Чәчүче егетләр шаркылдап көлеп җиргә егылдылар.
- Песи-песи, пескәем,
Саклый торган маеңны
Үзең ашап киткәнсең... - дип такмаклады Юныс.
Колхоз рәисе Закирның да мондый тапкырлыктан исе-акылы киткән иде.
- Вәт бит ә! Менә ичмасам участковый! - дип тел шартлатты ул.
- Атның хәтере бик яхшы. Бер барган җиренә икенчесендә үзе алып бара. Бу капчыкларны да урманга алып керергә кирәк икән, дип уйлады ул. Ат бит Сәмигулланың аларны урлаганын белми, - дип аңлатып бирде Вәккас гади генә итеп.
Атчы Сәмигулла кычкырып елый башлады.
- Бер үк хәрап итмәгез. Алты балам бар. Гайни аларны үзе генә ничек кеше итсен. Йә, Ходем, шайтан гына бутады бит, - дип тезде ул.
Ирнең яшьләре күзләреннән түгел, йөрәгеннән тәгәриләр иде. Закир да, усал булса да, кеше хәлен аңлый белә.
- Арпаны таптык. Әллә суд ясап йөрмибезме соң? - дип, үзе эндәште ул Вәккаска.
Аңа нәрсә! Закон бозу булса да, колхоз рәисе сүзе белән килешмичә булдыра алмый. Беркетмә тутырып тормады, Мамадышка хәбәр итмәде. Үз гомерендә дөньяга чыгармаган, авылда гына нокта куйган эшләр байтакка җыела торгандыр.
*Хикәядән өзек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: