Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сату тәртибе бар

Пестицидларны һәм агрохимикатларны сату тәртибе барлыгын беләсезме? Пестицидларны һәм агрохимикатларны сату 1997нче елның 19нчы июлендә кабул ителгән "Пестицидлар һәм агрохимикатларны куркынычсыз куллану турында" 109нчы Федераль закон һәм санэпидкүзәтүнең "пестицидларны һәм агрохимикатларны сынап карау, саклау, күчерү, сату, куллану, зарарсызландыру процесслары куркынычсызлыгына гигиена таләпләре" кагыйдәләре нигезендә башкарыла. 2010нчы елда бу законнарга өстәмәләр...

Пестицидларны һәм агрохимикатларны сату тәртибе барлыгын беләсезме? Пестицидларны һәм агрохимикатларны сату 1997нче елның 19нчы июлендә кабул ителгән "Пестицидлар һәм агрохимикатларны куркынычсыз куллану турында" 109нчы Федераль закон һәм санэпидкүзәтүнең "пестицидларны һәм агрохимикатларны сынап карау, саклау, күчерү, сату, куллану, зарарсызландыру процесслары куркынычсызлыгына гигиена таләпләре" кагыйдәләре нигезендә башкарыла. 2010нчы елда бу законнарга өстәмәләр көченә кереп, алар нигезендә хәзер шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм көнкүрештә куллану өчен үсемлекләрне саклау средстволарын һәм агрохимикатларны бары тик махсус бүлекләрдә яки махсус җайлашкан сәүдә оешмаларында гына сату рөхсәт ителә. Вак фасовкадагы пестицидларны һәм агрохимикатларның этикеткасында препаратның дәүләт теркәү номеры, куркынычсызлык классы, тәэсир итүче матдә күләме, авырлыгы, эшләнү вакыты, агулаганда беренче ярдәм күрсәтү юллары турында мәгълүматлар күрсәтелгән булырга тиеш. Сәүдә залына чыгарганчы иң элек пестицидлар һәм агрохимикатлар сату алды хәзерлеге үтәргә тиеш. Моңа агу тартмаларының сыйфатын тикшерү, сортларга аеру, тиешле мәгълүмат, куллану буенча инструкция булуын ачыклау, бәяләр дөреслеген карау һәм башкалар керә. Эшмәкәр препаратны җитештерүче хәзерләгән төрү материалында сатарга тиеш. Әгәр аңа зыян килгән икән, химикатларны икенче савытка салып, җитештерүченең үзенә кайтарырга кирәк. Сәүдә залында препаратлар куллану төренә карап группалап куелырга тиеш (үсемлекләрне, терлекләрне саклау өчен инсектицидлар, фунгицидлар, гербицидлар, минераль ашламалар һәм башкалар). Хәзер махсус җайланмаган сәүдә палаткаларында һәм башка сәүдә урыннарында аларны сату закон бозу дип санала. Мондый эшмәкәрләргә карата административ җәзага тарту чаралары күреләчәк.

Рәүф Исмәгыйлов, ТР буенча "Россельхознадзор идарәсе"нең җир күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев