Нократ

“Сарыкларны суйдым, көтә алмагач, нишләтим?”

Түбән Яке авылыннан килгән бер ир заты административ комиссия әгъзаларына шулай дип белдерде һәм беркетмәгә кул куюдан баш тартты. Бу кечкенә генә инцидент пәнҗешәмбе көнне муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе утырышында килеп чыкты. Сарыкка бәйле беркетмәләрнең барысы да диярлек Түбән Яке авылыннан иде. Бу төбәктә яшәүчеләрнең күпләп мал асраулары...

Түбән Яке авылыннан килгән бер ир заты административ комиссия әгъзаларына шулай дип белдерде һәм беркетмәгә кул куюдан баш тартты. Бу кечкенә генә инцидент пәнҗешәмбе көнне муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе утырышында килеп чыкты.

Сарыкка бәйле беркетмәләрнең барысы да диярлек Түбән Яке авылыннан иде. Бу төбәктә яшәүчеләрнең күпләп мал асраулары турында язмалар газетабызда да еш яктыртыла. Аларны чирәмнәр шытып чыкканнан соң кара көзгә чаклы көтүдә йөртергә кирәклеген барысы да аңлап бетермиләр, ахрысы. Административ комиссия соңгы елларда малларын иректә йөртергә күнегеп беткән Кече Кирмән авылы белән җәфаланган иде. Чөнки моңарчы кешеләргә кисәтүләр ясалды, штрафлар күләме дә әллә ни артык булмады.Бүген хәл башкача: йорт тирәң тиешле тәртиптә тотылмый, малларың урамда, бакча башларында, ерганакларда караусыз йөриләр икән, кем әйтмешли, исем-фамилияңне дә сорап тормыйлар: беркетмә төзиләр дә, административ комиссия утырышына чакыртып, штрафны чәпәп тә куялар. Аның суммасы да аз түгел: иң кечкенәсе - 2000, максимумы 3500 сум. Икенче кат тикшерүчеләр кармагына кабасың икән, рәхим ит - биш меңеңнән колак кагачаксың. Бу суммалар авыл җирләрендә гомер кичерүчеләрнең, бигрәк тә өлкән кешеләрнең кесәләренә сизелерлек сугалардыр. Сала халкы гомер-гомергә малын көтүдә йөртте. Бүген исә ялкауландык. Шул көтүгә чыкмас өчен мөгезле эре терлекләрне бакча башларына, сөрелмәгән буш җирләргә бәйләп куялар. Ә Түбән Якедә сарыклар урамнарда, чирәмлекләрдә йөриләр икән. Бер ханым аларны әнисенеке булуы белән акланып, җаваплылыктан: "Инде өлкән яшьтә ул, ничек көтүгә чыксын?" - дип котылмакчы иде. Аңа: "Хөрмәтле ханым, әниегез карт булгач, аның өчен көтүгә я үзегез чыгыгыз, я кеше яллагыз," - дип әйтәсе килде. Моннан биш-алты еллар элек бер авылда малларны аерым көтүчеләргә бирү мәсьәләсе күтәрелгән иде. Әмма сыер башына өч йөз сум түләү турында сүз чыккач, күпчелек моңа каршы чыга, аның кадәр акчаны түләгәнче, үзебез чират буенча булса да көтәбез, янәсе. Утырышта берәү өстеннән күршеләре тарафыннан язылган гариза да каралды. Алар "гаепле" кешенең бакчасы тирес оясына әйләнүен, суларга кыен булуын белдерәләр. Чынлыкта исә ул кеше күпләп мал асрый, аларның асларыннан чыккан калдыкларны бит әллә кая атмаган, үзенең биләмәләрендә өеп бара. Күршеләр зарлана, дип, мал асраудан бизәргә кирәк түгелдер бит инде. Утырыш барышында моң-зар белдерүченең мал-туар тотуы шик тудырды. Кемгә ничектер, яңа чапкан печән, шул ук тирес исләре авылга үзгә бер төсмер биреп торалар, югыйсә. Сыер, сарык, яисә атны күп асрагач, аларның калдыклары да аз булмый. Кеше аларны кая куярга тиеш соң? Ихатадан читкә урнаштырып кара, шунда ук экологлар килеп җитәчәк. Зарланган күршеләргә бүгенге кайбер фермаларга күз салырга киңәш итәр идем мин. Без сүккән Совет чорында аларның территорияләрендә җәен бер сәнәк тирес тә калмый иде: пар җирләренә түгелделәр. Кайбер фермалар инешләрне пычраталар. Мескен сулыкларның да экологик хәле яхшы дип әйтмәс идем. Ни кызганыч, бүген саланы бизәп торган, бакча башларына киртә белән әйләндереп алынган салам-печән кибәннәре өчен дә җавап катгый. Койма буйларына матурлап, авыл башларында түгәрәкләп, кибәнләп өелгән утыннар буенча нигә конкурслар үткәрелмәде икән? Төзелеш материаллары, хуҗалык кирәк-яракларын әти-бабайларыбыз теләсә ничек ташламыйлар иде - агач материалы бер җирдә, ком-таш икенче җирдә. Дөрес, аларны саклаган өчен рөхсәт кәгазьләре сорамадылар. Болар барысы да үткәндә калдылар. Бүген тормыш башка, кануннар үзгә. Кызганычка каршы, бүген кешеләр арасында матурлык, яшеллек, төзеклек турында уйламаучылар да очрап тора әле. Административ комиссия утырышларына үз җирлекләрендә "гөнаһ кылып" чакырылган кешеләр белән берлектә авыл җирлекләре башлыклары килә микән, монысын әйтә алмыйм, ә менә пәнжешәмбе көнне сарыклар белән проблема кичерүче Түбән Яке төбәге җитәкчесе Рафаэль Низаметдинов килгән иде. Аның сүзләренә караганда, авыл халкы арасында төзекләндерү, яшелләндерү буенча аңлату эшләре алып барылган. Әмма аларның барысы да аның сүзләренә колак салмаган.

Николай Зюрин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: