Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Санберри утырткан идем

Иптәш хатыным: "Бик яхшы, файдалы, шифалы үсемлек бу! Кан басымыннан, күздән, тагын башка авырулардан булыша,"- дип, кәлшәләр биргән иде. Исеме самберимы, санберримы, кешеләрнең бакчаларында күп үсә инде ул хәзер. Быел мул уңыш бирде. Аны нишләтергә? Бу турында газетага язсагыз, рәхмәтле булыр идек. Санберри-безнең яклар өчен гадәти булмаган 1,5 метр биеклектәге...

Иптәш хатыным: "Бик яхшы, файдалы, шифалы үсемлек бу! Кан басымыннан, күздән, тагын башка авырулардан булыша,"- дип, кәлшәләр биргән иде. Исеме самберимы, санберримы, кешеләрнең бакчаларында күп үсә инде ул хәзер. Быел мул уңыш бирде. Аны нишләтергә? Бу турында газетага язсагыз, рәхмәтле булыр идек.

Санберри-безнең яклар өчен гадәти булмаган 1,5 метр биеклектәге берьеллык культура. Аны кояш җимеше, Канада караҗиләге дип тә атыйлар. Табигатьтә аның иң якын карендәше-кыргый кара эт җиләге-агулы җимешле һәм яфраклы үсемлек. Санберри-аның культуралаштырылган гибрид формасы. Өлгереп җиткән җимешләрен ашарга ярый һәм алар бик файдалы. Тәме үзенчәлекле, шуңа күрә аны бераз кайнар суда тотарга киңәш ителә. Варенье рецепты: 2 кг җимешне 2 кг шикәр комы һәм иттарткычтан чыгарылган 1 данә лимон кушып 35 минут кайнатырга. Бөтнек, мелисса кебек тәмләткечләр кушсаң да яхшы. Мармеладтай куе тәмле масса барлыкка килә. Дәвалану өчен вареньены 1 кг җимешкә 300 г шикәр комы һәм 1 данә лимон кушып кайнаталар. Аннары җылы әйбер белән төреп 12 сәгать тоталар. Шикәр микъдары аз булу сәбәпле, кайнатманы суыткычта сакларга кирәк. Югары кан басымын дәвалау өчен көн саен 5 чәй кашыгы ашарга киңәш ителә. Ревматизм, гастрит, простатит, остеохондроз һәм башка авырулардан файдалы. 1 литр сокка 300 грамм исәбеннән бал кушып кан басымын, баш авыртуларын, ашказаны язвасын, ревматизмны, гепатитны, астманы дәвалап була. Чи йомырка белән катнаштырылган сокны экзема, себорея, псориаз кебек тире авыруларына сөртү яхшы нәтиҗә бирә. Җиләкләрне киптереп тә саклап була. Аның яфрагы һәм ботаклары да файдалы. Тик алар белән белеп һәм сак эш итү зарур.

АСИЯ ГАЛИЕВА.

Түбән Ушма авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев