Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сак булыйк: укулар башлана!

Белемне практика белән ныгыталар. Сүз шәһәр мәктәпләрендә эшләп килүче "Хәрәкәтнең яшь инспекторлары" түгәрәкләре турында. Мәгълүм булганча, моннан ун көн элек "Игътибар - балалар!" кисәтү чарасы старт алган иде. Ул бер ай дәвам итәчәк. Укулар башлангач, юллардагы иминлек турында, аеруча шәһәр мәктәпләрендә, даими искәртеп тору комачау итмәс. Бу турыда Мамадыштагы 2нче...

Белемне практика белән ныгыталар. Сүз шәһәр мәктәпләрендә эшләп килүче "Хәрәкәтнең яшь инспекторлары" түгәрәкләре турында. Мәгълүм булганча, моннан ун көн элек "Игътибар - балалар!" кисәтү чарасы старт алган иде. Ул бер ай дәвам итәчәк. Укулар башлангач, юллардагы иминлек турында, аеруча шәһәр мәктәпләрендә, даими искәртеп тору комачау итмәс. Бу турыда Мамадыштагы 2нче санлы лицейда район мәктәпләренең тормыш куркынычсызлыгы нигезләре дәресләрен алып баручы педагоглар белән булган очрашуда юл хәрәкәте иминлеге куркынычсызлыгы хезмәткәрләре, махсус фонд вәкилләре сүз алып бардылар. Олыяз һәм Дүсмәт авыллары аша узучы трасса проблемасы да күтәрелде анда. Чыннан да, әлеге ике торак пункттан узганда кайбер техника хуҗалары тиешле тизлеккә төкереп карыйлар. Мәктәпләрнең юл кырыенда диярлек урнашкан булуы алар янына тизлекне чикли торган билгеләрнең, "ятып торучы полицай"ның кирәклегенә ишарә ясый түгелме соң? Сөйләшүдән соң ЮХИДИ хезмәткәрләре белән 1нче санлы мәктәпнең дүрт яшь инспекторы Азин урамында юл йөрү кагыйдәләрен бозган машиналарны туктаттылар, аларга күрсәтмә әсбапчыклар өләштеләр. Мәктәпнең 6нчы сыйныфында укучы Азат Вәлиуллин, Ислам Вафин, Адель Сафин һәм Дамир Нәфыйков туктаткан автомобильләр арасында каеш эләктермәүчеләр, габарит утларын яндырмаучылар зур өстенлек алды. Балалар бу турыда аларга кисәтүләр ясадылар, юлларда имин йөрүләрен теләделәр.

Николай Зюрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев