Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сак булмасаң, штраф зур

Әгәр янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылып, янгын чыга, кешенең сәламәтлегенә зыян салына, яисә шуның аркасында кеше үлеменә юл куела икән, моның өчен административ җаваплылык каралган. Ленар Әскәров, прокурор урынбасары 2012нче елның 1нче декабрендә кабул ителгән 212нче санлы Федераль закон нигезендә, РФ КоАПның 20.1нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Ул янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылып,...

Әгәр янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылып, янгын чыга, кешенең сәламәтлегенә зыян салына, яисә шуның аркасында кеше үлеменә юл куела икән, моның өчен административ җаваплылык каралган.

Ленар Әскәров,

прокурор урынбасары

2012нче елның 1нче декабрендә кабул ителгән 212нче санлы Федераль закон нигезендә, РФ КоАПның 20.1нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Ул янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылып, янгын чыккан, кешенең сәламәтлегенә зыян салынган, яисә шуның аркасында кеше үлеменә юл куелган өчен административ җаваплылыкны караучы 6.1нче өлеш белән тулыланды. Канун кабул ителеп, ике атна узгач, гамәлгә керде. Югарыда телгә алынган таләпләр үтәлмәгән очракта юридик затларга 600 меңнән алып 1 миллион сумга чаклы штраф салыначак, яисә аларның эшчәнлекләре 90 көнгә чаклы административ туктатылып торачак. РФ КоАПның 20.4 маддәсенең 6.1 өлешендә каралган административ хокук бозулар турындагы беркетмә җир байлыклары, сәнәгать һәм техник корылмалар куркынычсызлыгы белән бәйле булган эшләргә дәүләт контроле һәм аларны куркынычсыз алып бару өлкәсендә күзәтчелек итүче органнарның җаваплы затлары тарафыннан төзелә. Административ хокук бозулар белән бәйле эшләрне, әгәр эш органга, яисә җаваплы затка бирелеп, ул аны судья карамагына тапшырса, хөкемдарлар тикшерә. Әлеге закон күптән түгел генә гамәлдә булса да, безнең районда административ җаваплылыкка тартылучылар әлегә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X