Нократ

РУЛЕН ҺӘРВАКЫТ ТУРЫ ТОТТЫ

Гыйбадулла Вәлиәхмәтов Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан башкалабызда ЮХИДИ 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында машина йөртү һәм юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча үткәргән республика конкурсында катнашты. Урын алмаса да, диплом һәм бүләк бары тик аны гына сәхнәгә чакырып бирелгән. Татарстан ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнехановның аңа булган ихтирамын ул конкурс барышында яулый....

Гыйбадулла Вәлиәхмәтов Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан башкалабызда ЮХИДИ 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында машина йөртү һәм юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча үткәргән республика конкурсында катнашты. Урын алмаса да, диплом һәм бүләк бары тик аны гына сәхнәгә чакырып бирелгән.

Татарстан ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнехановның аңа булган ихтирамын ул конкурс барышында яулый. Ни әйтсәң дә, чарада катнашкан кырыктан артык кеше арасында иң өлкәне Гыйбадулла ага була. Казанга үз машинасы белән бара. "Бүгенге Казан урамнарындагы автомобильләр ташкынында югалып калмадыңмы соң?" - дигән соравыма язмам герое: "Чыннан да, галәмәт икән анда хәзер. Элек мин башкалабыз урамнарын күз йомып йөри ала идем. Әле моннан дүрт-биш ел элек кенә дә, хәзерге кебек киеренке түгел иде. Ярты гасырдан артык рульне ташлаган юк бит инде. Каушамадым, әлбәттә. Кызганычка каршы, анда юл билгеләренә, светофорларга ихтирам шактый кимегән хәзер. Шуңа күрә водительләргә сизгер, уяу булырга кирәк," - дип җавап бирде.

Катмыш авылында гади колхозчы гаиләсендә өченче малай булып дөньяга килгән Гыйбадулланы тормыш төрле яктан сыный. Бишенче сыйныфны тәмамлагач, дуңгыз фермасында ат җигә, җәйге төннәрдә атлар көтә. Кулына паспорт алуга ул Чиләбе өлкәсенә чыгып китә. Коркино шәһәрендә төзелеш оешмасында эшли. Унсигез яше тулгач, шахтага күмер чабарга төшә. Южноуральск шәһәрендә механикалаштыру мәктәбен тәмамлый. Анда комбайнчы һөнәрен үзләштерә. 26 курсташы белән Казахстанда чирәм җирләрне күтәрүдә катнаша. Күкчәтау шәһәрендә шоферлыкка укый. 1960нчы елда армия сафларына алына. Анда өч ел машина йөртә ул. Ә инде хезмәт срогы тулгач, аның күңеле туган төбәгенә тартыла. Мамадыш "Сельхозтехникасы"на эшкә урнаша. Берничә ел биредә хезмәт куйганнан соң, автотранспорт предприятиесенә килеп, автобуска утыра. Кызганычка каршы, анда бер ел гына эшли. Аннан китүенең сәбәпләрен Гыйбадулла абый: "Элеккеге Иске Казан юлының начар булуы, иске автобус белән юлларда газап чигүләр гайрәтне чигергәндер, күрәсең. Аннары мин һәрвакытта да йөк машинасында эшләргә кызыктым,"-дип аңлатты. Яңадан элек эшләгән җиренә кайта ул. Ә инде 1971нче елның 1нче июленнән башлап утыз ел гомере автотранспорт предприятиесе белән бәйле. Шушы дәвер эчендә Мамадыш-Казан маршрутында меңләгән рейс ясалган, дистәләрчә мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Иске Казан трассасыннан көнгә икешәр рейс ясаган чаклар да аз булмаган ул чорларда. Әмма аның күңелендә тирән эз калдырган мизгел-1978нче елның 31нче декабре. Бу көнне салкынлык минус 51 градуска кадәр төшә. Шулай булуга карамастан, автотранспорт предприятиесенең Мамадыш автовокзалына Казанга китәргә җыелган халыкның бәйрәм алдыннан кәефен төшерәсе килми. Өч автобус юлга кузгалалар. Исән-имин, ватылусыз башкалабыз автовокзалына килеп төшсәләр, аларны Йошкар Оладан килгән бердәнбер автобус каршы ала. Бу көнне бирегә пассажирлар йөртүче бер генә транспорт та килми. Яшерен-батырын түгел, элекке елларда трасса кырларында техника көтеп торучыларны утырталар иде. Артык кеше алырга ярамаса да. Чөнки юлларда бүгенге кебек автотранспорт агылып тормый иде. Бигрәк тә, язгы, көзге һәм кышкы салкын көннәрдә. Моның өчен автобус шоферлары "артык" пассажирлардан рәхмәт сүзләрен күп ишеткәннәрдер.

1998нче елда лаеклы ялга чыкса да, тагын өч ел эшли әле Гыйбадулла абый автотранспорт предприятиесендә. Коллективта зур хөрмәт казанды ул. Тырыш хезмәте дә югары бәяләнде. ТРның атказанган транспорт хезмәткәре, Россиянең мактаулы автотранспортчысы, Татарстан автотранспорты ветераны исемен йөртә. Бүген дә ул руль артында. 1975нче елда тәүге мәртәбә шәхси машиналы була. Соңгысын - дүртенчесен моннан ике ел элек сатып алды. Илле елдан артык юлларда хәвеф-хәтәрләрсез йөрүнең серләре турында сөйләвен сорагач, ул аларның берничәсе белән генә уртаклашты. "Иң беренчесе, техника һәрвакытта да төзек булырга тиеш. Моның өчен барган җиреңнән кайткач, аңа өстән генә булса да күз ташлап алу комачау итмәс. Юлга чыгар алдыннан буш чиләк тоткан кеше очраса, рейсны бер-ике сәгатькә булса да кичектерүләрен сорый идем. Чөнки буш савытлар аскан күрше хатыны очрагач, автобусның юлда ватылган чаклары булды. Аннары, Аллага ялварып алу да комачау итми. Автоһәлакәтләргә очрамаганмын икән, димәк Алла саклаган",-дип җавап бирде ул.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: