Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Руль артында хатын-кыз

Бүген җиңел машина руле артында гүзәл затларыбызның утыруына ияләшеп беттек инде. Агымдагы елның гыйнвар-июль айларында районыбызда эшләп килүче җиде автомәктәп тарафыннан бирелгән 893 водитель таныклыгының 400енә хатын-кызлар ия. Кызганычка каршы, гүзәл затларыбыз гаебе белән булган юл-транспорт һәлакәтләре саны да арта бара. Әле күптән түгел генә "Трудовик" җәмгыятенең мөгезле эре терлек...

Бүген җиңел машина руле артында гүзәл затларыбызның утыруына ияләшеп беттек инде. Агымдагы елның гыйнвар-июль айларында районыбызда эшләп килүче җиде автомәктәп тарафыннан бирелгән 893 водитель таныклыгының 400енә хатын-кызлар ия. Кызганычка каршы, гүзәл затларыбыз гаебе белән булган юл-транспорт һәлакәтләре саны да арта бара. Әле күптән түгел генә "Трудовик" җәмгыятенең мөгезле эре терлек комплексына керә торган юл белән шәһәрдән "Волга - 7" трассасына алып менә торган юл кисешкән чатта, таныклык алуына бер айдан артык вакыт узган 22 яшьлек кызның игътибарсызлыгы аркасында ундүртенче модельле автомобиль зыян күрә. Туташ Мамадыш ягыннан килүче машинаны уздырып җибәрәсе урынга, шәһәргә таба борыла. Нәтиҗәдә "ВАЗ 2114" водителе маңгайга-маңгай бәрелешүдән качып, машинасын юл читенә бора һәм дамба астына төшеп китеп, өч тапкыр әйләнә. Үзенең гамәлен гүзәл зат, юлга чыгарга өлгерермен, дип уйлавы белән аңлата. Чиләбе өлкәсеннән ике хатын-кыз байкер бүгенге көндә хастаханәдә дәвалануларын дәвам итәләр. Алар тизлек режимын сакламаулары һәм әйләнеп узганда ясалган ялгышлары аркасында зыян күрәләр. Машина йөртү буенча тәҗрибәләре булмаган гүзәл затларыбызның күпчелеге шул ук әйләнеп узу, тизлек режимын арттыру, балаларны махсус җайланмасыз йөртү, урамнар, юллар кисешкән урыннарда игътибарсыз булу, артка чигенү кебек юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре белән аерылып торалар. Кайберәүләрнең балаларын машиналарның арткы утыргычына урнаштырылган махсус җайланмаларда түгел, ә үзләре белән янәшәдәгесенә утырткан килеш йөрткән очраклар еш очрый. Балаларның утырмыйча, басып барганнарын да күрергә туры килә. Кисәк кенә тормозга бастыңмы, сабыйның алгы тәрәзәгә маңгае белән каты бәрелмәячәгенә, шуның нәтиҗәсендә пыяла ватыла калса, аның кабинадан чыгып очмаячагына беркем дә гарантия бирә алмый. Шуңа күрә, руль артына утырганчы боларның барысын да кат-кат искә төшерү комачау итмәс иде. Әгәр кабинага кешеләр утыртасың икән, син алар өчен дә җавап бирәчәгеңне онытырга ярамый. ЮХИДИ бүлеге юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау максатында, ел саен хатын-кыз водительләр арасында "Автоледи" конкурслары оештыра. Агымдагы елда ул 15нче августта уздырылачак. Аңарда кулларында водитель таныклыгы булган теләсә кем катнаша ала. Моның өчен бүлеккә (аның адресы - Кашапов урамы, 1нче санлы йорт) тагын яшәү урыны күрсәтелгән паспорт, техникага документ (әгәр булса, генераль ышаныч кәгазе) һәм шәхси машина белән килергә кирәк. Конкурста катнашучылар дәүләт техник күзәтүе, юл йөрү кагыйдәләрен белүләре, беренчел медицина ярдәме күрсәтү, автомобильнең техник көйсезләнгән җирләрен төзәтү һәм автомобильне фигуралы йөртү буенча сынау узачаклар.

РАМИЛ ШИҺАПОВ, Мамадыш эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев