Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиянең Бриллиант кәләше бул

2012 елда кияүгә чыккан яшь киленнәрнең "Бөтенроссия (халыкара) кәләшләр фестивалендә" катнашып, "Россиянең (дөньяның) Бриллиант кәләше" исеменә лаек булу мөмкинлеге бар. Әлеге конкурс Төмән шәһәрендә "Гаиләнең киләчәге өчен" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы тарафыннан оештырылып, 2001 елдан башлап ел саен үткәрелеп килә. Бәйгедә катнашу-яшь ханымнарга үзләрен сынап карау, тагын бер кат ак күлмәкләрен...

2012 елда кияүгә чыккан яшь киленнәрнең "Бөтенроссия (халыкара) кәләшләр фестивалендә" катнашып, "Россиянең (дөньяның) Бриллиант кәләше" исеменә лаек булу мөмкинлеге бар.

Әлеге конкурс Төмән шәһәрендә "Гаиләнең киләчәге өчен" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы тарафыннан оештырылып, 2001 елдан башлап ел саен үткәрелеп килә. Бәйгедә катнашу-яшь ханымнарга үзләрен сынап карау, тагын бер кат ак күлмәкләрен кию, искитмәле призлар белән бүләкләнү, үзләрен күрсәтү мөмкинлеге.

Сүз уңаеннан, 2010 елда әлеге чарада шәһәрдәшебез Алия Гарифова (Хәкимуллина) катнашкан иде.

Бәйгенең шартлары:

1. Бәйгедә 2012 елда гаилә теркәгән яшь кәләшләр катнаша ала.

2. Катнашу өчен район ЗАГС бүлегенә гаилә теркәгән көн турындагы мәгълүмат, гаилә теркәү турындагы таныклык һәм ике фоторәсем белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефон: 3-14-77

Фестиваль турындагы тулы мәгълүматны фестиваль-невест.рф, www.piarplus.ru сайтында һәм

http://vk.com/rapiarplus;

http://vk.com/event48296948 социаль челтәрләрендә күрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев