Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Россия юристлар ассоциациясе” юридик ярдәм күрсәтә

"Россия юристлар ассоциациясе" гомумроссия иҗтимагый оешмасы агымдагы елның 22нче мартында халыкка чираттагы бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне оештыра. РФ Президентының ТР буенча, "Бердәм Россия" сәяси партиясе рәисенең төбәкара, ТР Җәмәгатьчелек палатасының, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең районнардагы кабул итү бүлмәләрендә-барысы 56 пунктта (Казанда-9.00-17.00, башка шәһәр-районнарда 8.00-16.00 сәгатьләрдә) халык белән очрашулар үтә....

"Россия юристлар ассоциациясе" гомумроссия иҗтимагый оешмасы агымдагы елның 22нче мартында халыкка чираттагы бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне оештыра. РФ Президентының ТР буенча, "Бердәм Россия" сәяси партиясе рәисенең төбәкара, ТР Җәмәгатьчелек палатасының, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең районнардагы кабул итү бүлмәләрендә-барысы 56 пунктта (Казанда-9.00-17.00, башка шәһәр-районнарда 8.00-16.00 сәгатьләрдә) халык белән очрашулар үтә. Юрист-консультация бирүчеләр сыйфатында ТР Юстиция министрлыгы, ТР Конституцион суд аппараты белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия Юристлар ассоциациясе әгъзалары кабул итәчәк.

Өстәмә белешмәләр http://minjust.tatarstan.ru/rus/assocjurist.htm сайтында.

Мамадыш муниципаль районында әлеге чара 8.00-16.00 сәгатьләрдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты бинасы, 201нче кабинет) була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев