Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәнҗетергә һич ярамый

Эт-мәчене рәнҗетергә һич ярамый, зур зыян килә. Ә кече дусларыбыз белән уртак тел табып, аларны кадерләп яшәсәң, тормышыңа бәрәкәт иңә. "Фу, өегезгә керерлек түгел, мәче исе килә, ник асрыйсыздыр сез боларны! Туйдырдыгыз!"-диде күрше карчыгы. Таһир, шул сүзгә кызган шәптән песине капчыкка салып, Соколка урманына алып барып атты. Шуннан соң тормышлары...

Эт-мәчене рәнҗетергә һич ярамый, зур зыян килә. Ә кече дусларыбыз белән уртак тел табып, аларны кадерләп яшәсәң, тормышыңа бәрәкәт иңә. "Фу, өегезгә керерлек түгел, мәче исе килә, ник асрыйсыздыр сез боларны! Туйдырдыгыз!"-диде күрше карчыгы. Таһир, шул сүзгә кызган шәптән песине капчыкка салып, Соколка урманына алып барып атты. Шуннан соң тормышлары челпәрәмә килде. Таһир кулын сындырып озак кына гипс белән йөрде. Эчүгә сабышты. Ике кызларын матур гына үстереп, җай гына яшәп яткан гаилә аерылышты. Бәрәңге казыган вакыт иде. Без барыбыз да бакчада. Әниемнең салмыш энесе дә бәрәңге чүпли. Берзаман авызына чеби капкан күрше мәчесе күренде. Ул чебине тартып алды да, мәчене бик азаплап асып үтерде. Ни ялынды бакчадагы кешеләр, әйткәнне тыңламады. 1962нче елның ноябрь аенда ул үзе дә асылынып үлде. Ә менә урман буенда гомер кичерүче Шәмсенур әби белән Гатаулла бабай картаеп беткән аклы-каралы песиләре өчен үлеп торалар иде. Мияубикә җәй җитүгә урманга китә икән. Берзаман әби җиләк җыеп йөргәндә песиләре каршына чыккан, аягына сырпаланып: "Әйдә кайтабыз!"-дигәнне аңлатучы хәрәкәтләр ясаган. Өйгә кайткач, әле әби, әле бабай алдына менеп иркәләнгән. Тамагын туйдыргач, рәхмәт әйткән кебек телен дә чыгарган. Өч көн торгач, юкка чыккан. Күршеләре: "Ул сезнең белән бәхилләшергә кайткандыр, карт иде бит инде",-дигәннәр. Боларны мин үз күзәтүләремнән чыгып яздым. Бу турыда укыганым да, ишеткәнем дә бар. Кече дусларыбыз белән сак эш итик. Рәсүлә Камалова. Мамадыш шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X