Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“РИТЭК” ААҖ һәм “ЛУКОЙЛ” Хәйрия фонды уздырган V социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында мамадышлылар да уңыш казанды

Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды уздырган V социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасын "ЛУКОЙЛ" ААҖ Президенты Вахит Алекперов ачып җибәрде. "Без бу конкурсны 5 нче тапкыр уздырабыз. Эшчәнлегебезнең үтә күренмәле булуы безнең өчен бик мөһим. Шул еллар дәвамында без алып барган...

Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды уздырган V социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына йомгак ясалды.

Бүләкләү тантанасын "ЛУКОЙЛ" ААҖ Президенты Вахит Алекперов ачып җибәрде. "Без бу конкурсны 5 нче тапкыр уздырабыз. Эшчәнлегебезнең үтә күренмәле булуы безнең өчен бик мөһим. Шул еллар дәвамында без алып барган юнәлештә әле бер генә хилафлык булганы юк. Шуның өчен конкурсны оештыручыларга һәм Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтемне белдерәсем килә. Без һәрвакыт аларның ярдәмен тоеп яшибез", - диде ул һәм конкурста катнашучыларны котлады.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исә: "Бу конкурс булмаса, бездәге күп кенә проектлар тормышка ашмас иде. Җитештерү өлкәсендә генә түгел, нефть эшкәртү өлкәсендә дә "ЛУКОЙЛ" безнең стратегик партнерыбыз булып тора. Бу компания - машина төзү юнәлешендә дә күп заказлар ясый. Безне күп нәрсә берләштерә. Ә кешеләргә яхшылык эшләвегез, мондый проектларны күтәрүегез өчен аеруча да рәхмәт сезгә", - диде.

Вахит Алекперов һәм Рөстәм Миңнеханов, "ЛУКОЙЛ" ААҖ һәм "РИТЭК" ААҖ Директорлар советы рәисе Валерий Грайфер, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар уңышлы социаль проект авторларын бүләкләп уздылар. Җиңүчеләр рәтендә Мамадыш муниципаль районы вәкилләре дә бар.

"Туган ягым" номинациясендә " Сөекле почмагым" проекты белән 150 мең сумлык грантка "Картлар һәм инвалидлар өчен Мамадыш торак- интернаты" җитәкчесе Гүзәл Шрыкова лаек булды. "Әлеге суммага инвалидларга табигатьтә беседка һәм анда илтүче тратуар ясарга ниятлибез",- дип хәбәр итә Гүзәл ханым. Икенче грант иясе "Кайгырту" социаль-реабилитация үзәге җитәкчесе Наталья Кекишева. " Сәламәтлек сукмагы" проекты белән ул 50 мең сум акча отты. Сумманы яңа спорт җиһазлары сатып алуга юнәлтәчәкләр. Район инвалидлар җәмгыятенең "Компьютер әлифбасы" проекты да игътибарсыз калмаган. Инвалидларны компьютер грамоталылыгына өйрәтүдә аларга 150 мең сумлык ярдәм күрсәтеләчәк.

"Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә барган бүләкләү тантанасы Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, РФ Оборона Министрлыгының Үзәк хәрби оркестры, "La Primavera" Казан камера оркестры һ.б. бик күп иҗат коллективлары чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев