Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җөригә ямь иңгән

Авылларда үзәктән читтәрәк урнашкан урамнар һаман "үз законнары" белән яшәүләрен дәвам итәләр. Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең язгы рейдыннан соң Җөри урамнары чистарган. Капка төпләре җыештырылган. Ындыр табагы белән Келәүш юлы арасындагы бушлыкта тырпаеп утыручы әремнәрне чабуны оештырсалар, авыл тагын да ямьләнеп китәчәк. Түбән Шүләңгер урамнары да җирлек җитәкчелегенең...

Авылларда үзәктән читтәрәк урнашкан урамнар һаман "үз законнары" белән яшәүләрен дәвам итәләр. Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең язгы рейдыннан соң Җөри урамнары чистарган. Капка төпләре җыештырылган. Ындыр табагы белән Келәүш юлы арасындагы бушлыкта тырпаеп утыручы әремнәрне чабуны оештырсалар, авыл тагын да ямьләнеп китәчәк. Түбән Шүләңгер урамнары да җирлек җитәкчелегенең торак пунктларның төзеклеге һәм чисталыгы белән ныклап шөгыльләнүләре турында сөйли. Шулай да биредә, "бал мичкәсендәге бер калак дегет кебек", авылның матурлыгын ямьсезләп торучы берничә фактка юлыктык әле. Шахтада эшләп кайтып Түбән Шүләңгердә гомер кичерүче Җәлиловның капка төбендә таш өеме тора. Совет урамының аргы башында "Вамин" тракторлары калдыклары таралып ята. Рәшит Әхмәтшинның матур гына өе каршында да-ташлар, такталар, бүрәнәләр. Комиссия бер рәттән Шәдче авылына да сугылган иде. Анда Мәктәп урамының Ямаш ягындагы өлешендә генә булдык. Шул берничә йөз метрда да полициянең участок уполномоченные тарафыннан, торак пунктларның төзеклеге кагыйдәләрен бозу турында, берничә беркетмә төзелде. Фәрит Хәлиуллин капка төбендә "склад" оештырган. Нәрсәләр генә юк анда: бүрәнәләр дә, тимер-томыр да, таш та... Аларны ишек алдына яки бакчасына кертү кирәклеге турында әйтелгән булган инде аңа. Димәк, авыл җитәкчелеге сүзе генә җитмәгән. Гафур Исмәгыйлов тимер-бетон баганалар ташып өеп куйган. Шунда ук вак таш. Аларны бакча ягына әллә ничә тапкыр ташып куеп була иде. Рамил Шиһабиев та ком кайтарып капка төбенә бушаткан. Ясәви ага Шәфыйковның утыннары урамда әллә кайчаннан бирле ятуы күренеп тора. Авыл җирлеге җитәкчелеге халыкка капка төпләрен җыештыру турында бер генә тапкыр мөрәҗәгать итмәгән инде. Халык күп йөри торган урыннарга белдерүләр дә язып эленгәне булган. Биредә административ комиссиянең күчмә утырышы да үткәрелде. Әмма һаман төзелеш материалларын вакытлыча урамга бушатып тору өчен авыл җирлегеннән рөхсәт алу онытыла. Койма буйларында алардан да биегрәк кычыткан үсеп утыручы хуҗалыклар да бар. Орлыкларын коя башлаганчы ул чүп үләннәрдән котыласы иде. Административ комиссия рейдларын авылларда үткәрүен дәвам итә. Участок уполномоченныйлары да килеп чыгачак. Капка төпләре тәртиптә булса халыкның үзенә дә күңелле. Штрафлар хәзер "тешли торган".

Гөлүсә Юнысова, административ комиссия секретаре

Шәдченең мәктәп урамында. Минневәрис Мингалиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев