Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җөри кызлары

Апалы-сеңелле өч бертуган безнең авылга килен булып төштеләр. Үзләренең уңганлыклары, белән Комазан башында хөрмәт яуладылар алар. Беренче булып Мария авылыбызның акыллы, булган егете, колхозда зоотехник булып эшләгән Степанны бәхетле итте. Алар ике ул тәрбияләп үстерделәр. Малайлары армия сафларында хезмәт итеп кайттылар, үз гаиләләрен корып, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә гомер...

Апалы-сеңелле өч бертуган безнең авылга килен булып төштеләр. Үзләренең уңганлыклары, белән Комазан башында хөрмәт яуладылар алар. Беренче булып Мария авылыбызның акыллы, булган егете, колхозда зоотехник булып эшләгән Степанны бәхетле итте. Алар ике ул тәрбияләп үстерделәр. Малайлары армия сафларында хезмәт итеп кайттылар, үз гаиләләрен корып, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә гомер кичерәләр. Әти-әниләрен кыз-оныкчылары белән сөендерделәр. Степан хәзерге вакытта ферма мөдире булып эшли, ә Мария гомерен мәдәнияткә багышлады. Клубта да, китапханәдә дә вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарырга өлгерә ул. Апасы Анастасия күршедәге Викторга кияүгә чыкты. Тормыш корып җибәргәч тә, ул озак еллар фермада сөт үлчәүче булды. Алар да ике малай тәрбияләделәр. Икесе дә шулай ук Түбән Кама шәһәрендә. Олысының кызы бар. Кече уллары заводта эшли, шул ук вакытта читтән торып укып, югары белем ала. Кызганычка каршы, матур гаиләгә моннан дүрт ел элек кара кайгы килде. Бригадир вазыйфаларын уңышлы гына башкарып килгән Викторны каты авыру аяктан ега һәм ул вакытсыз фани дөньядан китеп бара. Бүген Анастасия хат ташучы булып эшли. Карап торышка әллә ни авыр күренмәсә дә, бик җаваплы аның хезмәте. Теләсә нинди һава шартларында да ул дүрт километрдагы Дүсмәт авылына барып, газета-журналлар алып кайта, аларны көнендә тарата. Авыл халкының үтенечләренә дә колак сала. Кайнанасы белән дә бер-берсен хөрмәтләшеп яшиләр. Анастасия белән Мариянең Нина исемле сеңелләре дә безнең авылның Степан исемле егете белән гаилә кордылар. Бер кыз, бер малай тәрбиялиләр. Туганнарга төпчек сеңелләрен-Елизаветаны югалту кайгысын да башларыннан кичерергә туры килде. Нәни кызын калдырып ул фаҗигале төстә фани дөньядан китеп барды. Сабыйны чит-ят кулларга бирмәделәр, аны Нина белән Степан үз тәрбияләренә алдылар.
Николай Ямашев. пенсионер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев