Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәхмәтле Шаһинур

Үзе шагыйрь, язучы-эзтабар, журналист, мөхәррир булган шәхес бүген татар дөньясында берәү генә. Ул - якташыбыз Шаһинур Мостафин. Кайчан карама, йөзе ачык, якты булыр. Үтә ярдәмчел кеше. Исәнләшеп, күрешергә кулыңны сузуга, ул сиңа рәхмәт яудыра башлый. Саубуллашып, инде байтак ара киткәч тә, артыңнан, «рәхмәт-рәхмәт», дип әйтеп калыр. Шаһинур Мостафин тарафыннан якташларына...

Үзе шагыйрь, язучы-эзтабар, журналист, мөхәррир булган шәхес бүген татар дөньясында берәү генә. Ул - якташыбыз Шаһинур Мостафин. Кайчан карама, йөзе ачык, якты булыр. Үтә ярдәмчел кеше. Исәнләшеп, күрешергә кулыңны сузуга, ул сиңа рәхмәт яудыра башлый. Саубуллашып, инде байтак ара киткәч тә, артыңнан, «рәхмәт-рәхмәт», дип әйтеп калыр. Шаһинур Мостафин тарафыннан якташларына кылынган игелекнең чиге юктыр. Мамадышлыларга багышлап күпсанлы очерклар иҗат итте ул. Шәһәребезнең Хәтер аллеясындагы Ана һәйкәлендә дә аның гаять зур өлеше бар. Әледән-әле әдәби очрашуларга кайтып, җирле шагыйрьләребезне һәм әдипләребезне иҗатка рухландырып тора. Аларның китапларын бастыруда да ярдәм кулын суза.

Илдар Юзеевның шәкерте һәм дусты Шаһинурга махсус багышлап язган бер шигыре бар. «Рәхмәт Сиңа, Шаһинур!» дип атала ул.

Һәр кешегә рәхмәт әйткән Мостафин ул Шаһинур,

Гел-гел изгелек эшләүнең остасы ул Шаһинур!

Кемдер әйтә: «Мостафин да өлкәнәйде, яше зур!»

Картаюны белми торган нәселдән ул Шаһинур!

Һәркемгә кыла яхшылык, күзләрендә яши нур,

Шул сыйфатың үзеңне дә яшәтәдер, Шаһинур!

Узган яуның корбаннары тәрәзәңне шакыйдыр,

Әйтә алар: «Безне кабат терелтүче - Шаһинур!» Ү

зеңә дә, җай килгәндә, бер сүз әйтү ярыйдыр:

Йөрәк тибешләрең кадәр

Рәхмәт Сиңа, Шаһинур!

Юбилеең-65 яшең белән, дустыбыз, каләмдәшебез һәм остазыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев