Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәхмәт сезгә, дусларыбыз

"Нократ" һәм "Вятка"-республиканың иң күп укылучы район газеталары исемлегендә булуына, тиражыбызның арта баруына без район почта элемтәсе үзәге хезмәткәрләренә дә рәхмәтле. Хат ташучылар аны халыкка таратучылар гына түгел, безнең хезмәтне рекламалаучылар да. Алар арасында да район газатасын яздыру буенча ярыш оештырылган. Элемтә үзәгенең узган елгы йомгакларга багышланган җыелышында әлеге ярышта...

"Нократ" һәм "Вятка"-республиканың иң күп укылучы район газеталары исемлегендә булуына, тиражыбызның арта баруына без район почта элемтәсе үзәге хезмәткәрләренә дә рәхмәтле. Хат ташучылар аны халыкка таратучылар гына түгел, безнең хезмәтне рекламалаучылар да. Алар арасында да район газатасын яздыру буенча ярыш оештырылган. Элемтә үзәгенең узган елгы йомгакларга багышланган җыелышында әлеге ярышта җиңүчеләр махсус бүләкләребезгә лаек булдылар. Шәһәр элемтәчеләре арасында үзе хезмәт күрсәтә торган 304 хуҗалыкның 219ына район газетасын яздырган Рәшидә Спиридонова (рәсемдә) беренче урынга лаек дип табылды. Икенче урында-Красная Горка элемтә бүлеге хат ташучысы Зөлфирә Кәримова, өченче урында-Ушма аръягына хезмәт күрсәтүче Алевтина Андреева. Авыл элемтә бүлекчәләре арасында беренче урынга Дүсмәттән Гөлчәчәк Һадиева чыкты. Ул газетабызны 126 хуҗалыкның 100енә яздырган. Икенче һәм өченче урыннарда-Вахит бүлекчәсеннән Равилә Сәмигуллина белән Роза Мишкина. Район почта элемтәсе үзәгенең вакытлы матбугатка яздыру бүлеге җитәкчесе Мөсфирә Мөбаракшинага да махсус бүләгебез әзерләнгән иде.

1нче февральдән газетабызга 2013нче елның икенче яртыеллыгына ташламалы язылу игълан ителде. Подписка бәяләренең артуы көтелә, шуңа күрә райондашларыбызны ташламалы бәядән язылып калырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев