Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Рецидивистлар мине хәтерләми”

Җәмәгатьчелек судьясы Ринат Сәйфетдинов РФ Генераль Прокуроры Әмере белән РФ Прокуратурасының "Россия прокуратурасына 290 ел" медале белән бүләкләнде. Наталья Якимова 37 ел 5 көн. Аның бүләкләү көненә кадәр булган гомуми юридик стажы бу, шуның 21 елы-прокуратурада. Зур бүләкне тантаналы шартларда район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Әлфия Корчагина тапшырды. Район прокуратурасы, район...

Җәмәгатьчелек судьясы Ринат Сәйфетдинов РФ Генераль Прокуроры Әмере белән РФ Прокуратурасының "Россия прокуратурасына 290 ел" медале белән бүләкләнде. Наталья Якимова 37 ел 5 көн. Аның бүләкләү көненә кадәр булган гомуми юридик стажы бу, шуның 21 елы-прокуратурада. Зур бүләкне тантаналы шартларда район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Әлфия Корчагина тапшырды. Район прокуратурасы, район судындагы хезмәттәшләре Ринат Рәхим улына иң җылы теләкләрен, котлау сүзләрен җиткерделәр. "Медаль үз героен тапты. Һөнәри бурычына гомер буе тугры калып, аны намус белән башкарган хөрмәтле хезмәттәшебез ул безнең. Үзе тикшерүче, үзе прокурор, үзе хөкемдар",-дип ассызыклады Мамадыш район суды рәисе Зиннур Муллаәхмәтов. Әлфия Хәлим кызы болгавыр 90нчы елларны искә алды. 1992нче елда Ринат Рәхим улын Мөслимнән Мамадышка прокурор итеп күчергәндә, ул аның штаттагы бердәнбер ярдәмчесе була. Тикшерүчеләр Казаннан командировкага киләләр дә, кире китәләр. Тәмамланмаган эшләр бихисап җыела. Районда гадәттән тыш хәлләр, үтерешләр булып кына тора... Тик прокурорның югары һөнәри осталыгы, хаклыгына инанганлыгы, төгәл стратегиясе райондагы криминоген хәлне контрольгә алып кына калмый, халыкның куркынычсызлыгын да тәэмин итә, алар криминаль авторитетлар, талаулар турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша гына ишетәләр. Ринат Сәйфетдинов районыбызның Тугыз авылында дөньяга килә. Юридик практикасын 1977нче елда Саба районында башлап җибәрә, аннары Мамадыш районында прокурор ярдәмчесе, 1984-1992нче елларда Мөслим районында прокурор постын били, 1992-1999нчы елларда-Мамадыш районы прокуроры. Прокуратура бинасы ул эшләгән елларда сафка бастырылган. 1999нчы елдан бирле-Мамадыш районының икенче санлы суд участогының җәмәгатьчелек судьясы. Административ чаралар күрә. Ринат Рәхим улы хәзерге зур таләпләр куелган, киеренкелек хөкем сөргән шартларда да юрист һөнәренең үзе өчен бик кызыклы булып калуы турында сөйләде. Юрист булырга хыялланган яшьләргә һөнәр сайлау алдыннан тагын бер кат ныклап уйларга киңәш итә, үз-үзеңә ышанганлык булса, димәк бу-язмыш. Үз өстеңә авыр аң хезмәте, бик зур психологик йөкләмәләр, әхлакый җаваплылык алу дигән сүз. Судья, прокурор вердикты-гади бер кешенең генә түгел, ә тулы гаиләнең язмышына "юан өндәү билгесе" кую. "Узган еллар "йөге" сезгә авыр басым ясамыймы?"-дигән соравыма Ринат Сәйфетдинов: "Рецидивистлар мине хәтерләми. Бу ничек була дисезме? 90нчы еллар башында закон чиген беренче кат атлап чыгып, бүген дә төзәлү юлына басмаганнардан кайчак җинаятьләре өчен ул вакытта хөкем иткән прокурорның фамилиясен атауларын сорыйм. Хәтерләмиләр. Димәк, җәза дөрес бирелгән. Үз адресыма гаеп ташлауларын бервакытта да ишеткәнем юк." Бүгенге көндә республика прокуратура һәм суд органнарында Сәйфетдиновлар фамилиясе киң таралган. Энекәшләре Таһир һәм Раил-юристлар. Гаилә династиясе икенче буында дәвам итә. Улы Айрат-Түбән Кама прокуроры урынбасары, кызы Альбина-юрист, кече уллары Марат КФУның юрфагында белем ала. Туганнары: Нияз-Мамадыш районы прокуроры ярдәмчесе, Алмаз-Менделеевск районы прокуроры ярдәмчесе. Аларның үрнәк алыр кешеләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X