Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада һәр фатирны тикшерәчәкләр

"Бары һәр фатирда, подъездда, йортта алып барылган индивидуаль эш һәм бу эшнең ачыклыгын тәэмин итү генә гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләрдәге проблеманы чишәргә ярдәм итәчәк". Узган атнаның җомгасында ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Бүген олы шәһәрләрдәге күпфатирлы йортларда яшәүчеләр салкын, кайнар...

"Бары һәр фатирда, подъездда, йортта алып барылган индивидуаль эш һәм бу эшнең ачыклыгын тәэмин итү генә гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләрдәге проблеманы чишәргә ярдәм итәчәк". Узган атнаның җомгасында ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Бүген олы шәһәрләрдәге күпфатирлы йортларда яшәүчеләр салкын, кайнар су, электр энергиясе, сү бүлү буенча гомумйорт ихтыяҗлары чыгымнарын да бүлеп түли. Мамадышта хәзергә электр энергиясе өчен генә алалар әле. Әмма әлеге түләүләрнең югары булуы халыкның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә сәбәп булган. Шушы мәсьәләне ачыклау өчен, хәзер тикшерүләр бара. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүләрдә иң зур проблема электр энергиясен куллану белән бәйле. Бу проблеманы кулланучыларның бер өлешенең, аерым структураларның башка гражданнар исәбенә яшәргә тырышуы, хисап приборларына магнитлар куюы, ресурсларга законсыз ялгануы китереп чыгарган. Президент бу эштә муниципалитетлардагы җирле депутатлар активын, Башкарма комитет хезмәткәрләрен көчләрне берләштерергә чакырды. Аның белдерүенчә, һәр йорт тикшерелергә, магнитлар кулланылучы йортлар, намуссыз кулланучылар исемлеге әзерләнеп подъездларга ябыштырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев