Нократ

Районыбызның иң җитез балыкчысына 9 яшь

Мамадышыбызга шәһәр статусы бирелгәнгә 233 ел тулды. Әлеге датаны шимбә көнне зурлап билгеләп үттеләр. Шәһәребезнең туган көненә багышланган чараларның күбесе, гадәттәгечә Нократ Яр буенда узды. Балык тотарга һәвәс булганнар өчен, барыннан да элек, балыкчылар бәйгесе мөһим иде. Конкурста 20 гә якын шәһәрдәшебез катнашты. Шуларның берсе хатын-кыз. Былтыргы җиңүче Ирина Рой....

Мамадышыбызга шәһәр статусы бирелгәнгә 233 ел тулды. Әлеге датаны шимбә көнне зурлап билгеләп үттеләр.
Шәһәребезнең туган көненә багышланган чараларның күбесе, гадәттәгечә Нократ Яр буенда узды. Балык тотарга һәвәс булганнар өчен, барыннан да элек, балыкчылар бәйгесе мөһим иде. Конкурста 20 гә якын шәһәрдәшебез катнашты. Шуларның берсе хатын-кыз. Былтыргы җиңүче Ирина Рой. Күбесе балык тоту өчен кибет җиме сайлаганнар. Чөнки заманалар үзгәрә, балыклар да " акыл" белән эш итә башлаганнар. Вак-төяк челигә эләгәм дип тормыйлар.
Жиңүчеләр өч номинациядә бүләкләнделәр. " Иң беренче балык тотучы" номинациясендә 9 яшьлек Никита Белов җиңүче дип табылды. Никита профессиональ спиннинг белән бүләкләнде. " Иң зур балык" номинациясендә 13 яшьлек Игорь Рой җиңү бәхетенә иреште һәм аңа газ җылыткычы бирелде. Былтыр исә, аның әнисе беренче урынны алып эхолотка ия булган иде. Һәм ниһаять, "Иң күп балык тотучы" номинациясе буенча 12 яшьлек Володя Белов җиңүче дип табылды. Ул исә хәзер туристлар өчен уйлап табылган күчмә өстәл, урындыклары белән горурлана ала.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: