Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районкүләм хезмәт өмәсе үтте

Көрәк, тырма, хәтта балталар да эшкә җигелде. Чәршәмбе көнне Мамадышлылар хезмәт өмәсенә чыктылар. Аның кысаларында башкарылган эшләр белән безнең иҗат төркеме дә танышты. Төштән соң үзәк урамнарыбыз, предприятиеләр һәм оешмалар яны кырмыска оясын хәтерләтә иде. Барлык коллективлар да бердәм төстә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча гомумшәһәр өмәсенә чыктылар. Әле эреп...

Көрәк, тырма, хәтта балталар да эшкә җигелде. Чәршәмбе көнне Мамадышлылар хезмәт өмәсенә чыктылар. Аның кысаларында башкарылган эшләр белән безнең иҗат төркеме дә танышты.

Төштән соң үзәк урамнарыбыз, предприятиеләр һәм оешмалар яны кырмыска оясын хәтерләтә иде. Барлык коллективлар да бердәм төстә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча гомумшәһәр өмәсенә чыктылар. Әле эреп бетергә өлгермәгән карлар таратылды, бозлар ватылды. Юл кырыйларындагы газоннар тырмалап чыгылды. Аллеялардагы агачларның корган ботаклары да киселде. Тырмалап җыелган чүп-чар, коммуналчылар җайлы гына төяп алып китә алсыннар өчен, полиэтилен капчыкларга тутырылды. Оешмалар һәм учреждениеләр үзләренә шәһәр башкарма комитеты карары белән беркетелгән территорияләрне дә игътибарсыз калдырмадылар. Шәхси эшмәкәрләр дә сәүдә нокталары янәшәләрен тәртипкә китерүдә актив катнаштылар.
Өмә пәнҗешәмбе көнне дә дәвам иттте. 87нче һөнәри көллият студентлары Нократ яр буен чүп-чардан арындырырга, җештырырга төшкән.
Алга таба мондый өмәләр һәр атнаның җомгасында оетырылачак. Шәһәребездә санитар-экологик икеайлык үткәрү турындагы карар нигезендә, эшләрне координацияләү өчен оператив штаб та оештырылды.
Авыл җирлекләре дә өмәләрдән читтә калмый. Бу эшкә шулай ук шәхси хуҗалыкларның да актив кушылуы сорала.
Апрель азагында шәһәребездә яшелләндерү эшен дә башлап җибәрәчәкләр. Урманчылыклар белән сөйләшенгән, дип хәбәр итәләр шәһәр башкарма комитетыннан. Хәзерге вакытта кайсы урамга нинди агач, декоратив куак утыртасы ачыклана.
Шәһәр җитәкчелегенең халкына үтенече дә бар. "Бакчадагы агачларны кискәч, контейнерлар янына шул килеш кенә чыгарып өймәсеннәр, турап капчыкларга тутырып куйсыннар иде",- дип искәртәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X