Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Районга йөз белән” район башлыгы Анатолий Иванов чыкты

"Районга йөз белән" программасының чираттагы чыгарылышы Мамадыш телевидениесе өчен ишарәле көнгә әверелде. Традиция буенча муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов турыдан-туры эфирда узган елга йомгак ясады. "Мамадыш-ТВ" телевизион каналының трансляциясе беренче тапкыр "Летай-ТВ" форматында алып барылды. Наталья Якимова Моны да 2012нче елда ирешелгән уңышларның берсе дияргә була. Мәгълүмат-коммуникация системаларының үсеш дәрәҗәсе-район...

"Районга йөз белән" программасының чираттагы чыгарылышы Мамадыш телевидениесе өчен ишарәле көнгә әверелде. Традиция буенча муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов турыдан-туры эфирда узган елга йомгак ясады. "Мамадыш-ТВ" телевизион каналының трансляциясе беренче тапкыр "Летай-ТВ" форматында алып барылды.

Наталья Якимова

Моны да 2012нче елда ирешелгән уңышларның берсе дияргә була. Мәгълүмат-коммуникация системаларының үсеш дәрәҗәсе-район халкының яхшы яшәвен тәэмин итүче факторларның берсе. Районыбызның 28 торак пунктындагы 2000 хуҗалык "Летай-ТВ" хезмәтләреннән файдалана. Димәк, җирле яңалыклар районыбызның иң ерак почмакларына кадәр югары сыйфат белән барып ирешәчәк. Ура!

Турыдан-туры эфир 3,5 сәгать дәвам итте. Шул вакыт буе тамашачы "тонуста" торды. Фикер алышуларга чыгарылган тема блоклары арасында агросәнәгать, фермерлык һәм эшмәкәрлек, төзелеш һәм капремонт, авыл юлларын төзү, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләләре кузгатылды. Мәгариф, сәламәтлек, мәдәният, спорт проблемалары турында сөйләшү бик җанлы барды, телефон авазы бер дә тынып тормады. "Эшнең үзәгендә кайнаучылар" кызыксынуы аеруча игътибарга лаек. Бу кискен, усал шикаятьләр түгел, ә йомшаграк, кимчелекле урыннарда эшне тагын да яхшырту буенча район җитәкчелегенә киңәшләр иде.

Кешеләрнең райондагы хәлләрнең торышыннан, перспективалар курсыннан хәбәрдарлыгы сизелә. Хәер, бу гаҗәп тә түгел: "Халык почтасы" эшли, шәхси мәсьәләләр буенча муниципаль район башлыгына кабул итүгә атна саен эләгергә мөмкин, телефон аша да үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алучылар бар. Анатолий Иванов белән хезмәт коллективларында, авыл җирлекләрендә, район активы, ветераннар белән очрашулар ел дәвамында бара. Район башлыгының 2012нче елдагы эшчәнлегенә отчеты, 2013нче елга планнары турында җентекле язма күптән түгел генә районыбызның "Вятка" газетасында да дөнья күрде. Муниципалитет эшчәнлегенең "үтәкүренмәлелеге" турында телефон шалтыратулары сөйләде. Сорауларның төп агымы хуҗалыклар, авыл җирлекләре һәм шәһәр үсеше турында барды. Район башлыгы эшмәкәрләребезнең, яшьләребезнең игътибарын "Алабуга" ирекле икътисади зонасы белән хезмәттәшлеккә юнәлтте. Районыбыз бу планда уңышлы урнашкан, акыллы эшмәкәрләргә мөмкинлекләр күбәя. РФ Президенты Владимир Путинның ГТО нормаларын тапшыруга кире кайту турында тәкъдимен Анатолий Иванов массакүләм спортка кайтуда бик вакытлы һәм дөрес юнәлеш дип саный. Мәктәпләребездә үткәрелүче "Олимпиада-100" шушы ГТОның аналогы бит инде. Район башлыгының телевизор караучылар белән турыдан-туры әңгәмәсе чын күңелдән, ачыктан-ачык сөйләшүгә әверелде, мондый контактның нәтиҗәлелеген исбатлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев